5-7 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе уздырылды. Гадәт буенча, ул шәһәрнең тыюлык өлешендәге Шишкин буалары турысында, «Яшьләр» стадионында һәм Алабуганың тарихи өлешендәге үзәк урамнарында үткәрелде.
XIX гасыр башында Спас ярминкәсе бөтен Россиядә дан тоткан булган. Җәй ахырына бирегә сәүдәгәрләр бик күп шәһәрләрдән товар китергән. Ярминкә традициясе моннан тугыз ел элек торгызылды. Хәзер дә Спас сәүдәгәрләре җор теллелеге белән аерылып тора.
Быел ярминкәдә Россия, Белоруссия, Литва, Үзбәкстан, Төркмәнстанның 170 шәһәр һәм авылыннан 850дән артык декоратив-кулланма сәнгать остасы катнашты. Бу елның үзенчәлеге буларак, бирегә бары тик товарларын кулдан ясаучылар һәм ярминкәгә килүчеләр өчен осталык дәресләре уздырырга әзер булучылар гына катнаша алды. Сәүдә рәтләрендә данлыклы Вятка чабаталары, Түбән Новгород хохломасы, Оренбург шәлләре, Кировның бизәкле матрешкалары, агачтан, металлдан, сөяктән ясалган кул эшләнмәләре тезелеп киткән иде. «Осталар шәһәрчегендә» үз кулларың белән сувенир ясап була иде.
Фестивальнең тантаналы өлешен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
- Татарстанда милли мәдәниятләрне, аш-суларны күрсәтүче Спас ярминкәсе кебек бәйрәмнәр оештыру халык традицияләрен сакларга ярдәм итә, мәдәни тормышыбызны баета, күңелләргә рәхәтлек өсти. Алабугада Спас ярминкәсенең елдан-ел колач җәюен, туристларда зур кызыксыну уятуын да күрми мөмкин түгел. Туризм безнең республикада икътисади әһәмияткә ия тармак булып исәпләнә. Туристларны җәлеп итәрлек чаралар үткәрү бай тарихлы Алабуга өчен һәм Татарстан өчен дә әһәмиятле. Шул исәптән Спас ярминкәсе дә Алабуга шәһәрен, Татарстанны еракларга таныта, төрле тармакларда дуслык җепләрен ныгыта», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Һәр елны, ярминкәгә туры китереп, Алабугада кыңгырау чыңы фестивале уздырыла. Быел да Спас чиркәве манарасында кыңгыраулы концерт куйдылар. Якында гына урнашкан Александр бакчасында XVI «Вдохновение» автор-башкаручылар фестивале үтте. Шәһәрдәге бик күп музейлар экскурсия программалары әзерләгән иде. Шулай итеп, бу атнада Спас ярминкәсен 150 мең кеше килеп карады.
Ярминкәдә Россиянең кече шәһәрләре фестивале дә булды. Биредә катнашу өчен Алабугага Россиянең кече туристик шәһәрләре ассоциациясенә кергән Углич, Суздаль, Кунгур, Мышкин, Тубыл, Ельца, Тарусы һәм башка шундый кече шәһәрләрнең иҗат коллективлары килде. Махсус мәйданчыкта һәрбер шәһәр үзләрендә яшәп килгән гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырды.
Кече шәһәрләрдән килгән кунаклар «Каргополь уенчыгы» күргәзмәсен ачуда катнашты. Ассоциациянең гомуми җыелышында аның составына яңа әгъза-шәһәрләр кабул итү һәм берләштергеч бренд булдыру мәсьәләләре каралды.
Меңьеллык мәйданы рекреацион зонасында Россия кече шәһәрләренең алмагачлы җимеш бакчасы утыртылды. Бу чарада Россиянең 12 шәһәр башлыгы һәм вәкиле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Беренче үсентене җиргә Фәрит Мөхәммәтшин утыртты.
Аларга шунда ял итеп йөргән Алабуга халкы да кушылды. Нәтиҗәдә барлыгы 20 төп алмагач утыртылды.
Якын киләчәктә Алабугада Аждаһага һәйкәл куелырга да мөмкин әле. Аны шул ук мәйданда урнаштырырга уйлыйлар. Ни өчен нәкъ менә Аждаһа дисезме? Бу җан иясен Алабуга тарихы белән бәйлиләр. Риваять буенча, Шайтан шәһәрлеге (Чертово городище) исеме менә шушы җирләрдә яшәүче күрәзәче еланнан «күчкән». Елан-оракул Кама елгасының уң ярындагы биек тауда урнашкан мәҗүсиләр храмында яшәгән. Күрәзәлек итүе өчен түләү сыйфатында еланга дошманның әсир төшкән кешесен корбан итеп китергәннәр. Болгар ханлыгы җимерелер алдыннан ул елан кинәт кенә каядыр юкка чыккан, имеш.
Фотолар: gossov.tatarstan.ru, intertat.ru
Комментарийлар