Ана капиталына акчалата алу яхшыракмы, әллә машиналатамы?
Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертергә уйлыйлар. 23 март көнне Дәүләт Думасында бу темага закон проектын караячаклар. Депутатлар ана капиталын балага 18 яшь тулганчы ай саен бүлеп түләргә тәкъдим итә. Дөрес, кайбер җитәкчеләр моның белән килешми.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Хикәя
Үзенең җинаяте өчен гомеренең соңгы көннәренә кадәр үкенеп, интегеп яшәде
-
#Кыскача яңалыклар
Камал театры кайгы уртаклаша: халык артисты вафат
-
#Спорт
Халыкара аренага кайту процессы дәвам итә
-
#Спорт
Көрәшчеләр Баулыда “Нургали батыр” турнирына җыелды
-
#Язмыш
«Үзеңә берәр тиң кеше тап инде, кызым, яп-яшь бит әле син...»
loading
Башта Россиядәге гаиләләрнең бу пособиегә мохтаҗмы-түгелме икәнен ачыкларга кирәк дип саный. ЛДПР партиясе вәкилләренең исә ана капиталына карата үз тәкъдимнәре. Күпбалалы гаиләләргә, инвалид балалары булганнарга ана капиталын машиналата бирү кулайрак булыр иде, ди алар. RT хәбәр итүенчә, биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә коммуникацияләре тоташкан җир кишәрлекләре, ә гаиләдә җиде һәм аннан да күбрәк бала булганда «Газель» машинасы бирү отышлы булыр иде дип уйлыйлар. Ә сезнеңчә ничек? Ана капиталын ничек түләсәләр яхшырак дип саныйсыз?
Комментарийлар