16+

Автоинспекция белән электрон аралашканда вакыт та, акча да азрак тотыла

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ел башыннан электрон рәвештә 240 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

Автоинспекция белән электрон аралашканда вакыт та, акча да азрак тотыла

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ел башыннан электрон рәвештә 240 меңнән артык хезмәт күрсәткән.

 Компьютерда җайлырак

 —Россия Эчке эшләр министрлыгы юлларда кешеләр үлемен киметүгә, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга зур әһәмият бирә. Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында теркәлеп, эшләрне электрон рәвештә башкарганда вакыт та, акча да азрак тотыла. Шунлыктан, электрон алымнарны кулланырга өйрәнергә кирәк. Автоинспекция бүлекчәләренә телефон аша язылырга була, хезмәткәрләр нинди документлар алып килергә кирәклеген әйтә. Әлбәттә инде, үз аягыңда да килергә мөмкин, монысында “тере чират”та торасың,- диде республиканың ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 Электрон хезмәтләр

ЮХИДИ идарәсе тарафыннан 5 хезмәт электрон рәвештә күрсәтелә: имтихан тапшыруга, йөртү таныклыгы алуга, транспорт чарасын теркәүгә, хәвефле йөкләр йөртүгә, транспорт чарасына техник үзгәрешләр кертелгәнлеккә гаризаларны электрон тәртиптә җибәреп була.

 Автоһәвәскәрләр кими

 —Татарстанда ел башыннан 44 мең 976 кеше Россия стандартларындагы йөртү таныклыгы, ә 2 меңгә якын кеше халыкара стандартлардагы таныклык алды. Россия стандартларындагы таныклык 10 ел срокка, ә халыкара таныклык 3 ел срокка бирелә. Транспорт чарасын идарә итүгә халыкара стандартлардагы таныклык өчен аерым имтихан тапшыру таләп ителми,- диде Дамир Бикмөхәммәтов.

 Транспорт йөртү таныклыгы алу, узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда, 32 процентка кимегән.

 Эшлисең яки яңадан укыйсың

 Матбугат конференциясендә Чаллы шәһәрендә автобус йөртүче мигрантлар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 62 процентка артканлыгы һәм шул сәбәпле, чит илләр гражданнарына бездә транспорт чараларын идарә итүгә нинди таләпләр куелуы турында сүз кузгалды.

 —Транспорт тармагында эшләргә теләгән чит ил гражданы бездә автоинспекция бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң, аның транспорт чарасын идарә итү таныклыгы һәм автокурсларда укыганлыгы үз иленнән соратып, тәгаенләнә. Чит ил гражданы бездә янә теориядән һәм практикадан имтихан тапшыра. Сынауны уза алмаса, транспорт чарасын идарә итүче булып эшкә урнаша алмый. Ахыр чиктә, чит ил гражданы бездә кабаттан автомәктәптә укый һәм Россия стандартларындагы таныклык ала. Чит ил гражданнарының транспорт чарасын идарә итү таныклыгы Вена конвенциясе таләпләренә туры килергә тиеш, ягъни, исем-фамилиясе латин хәрефләрендә язылган булуы шарт,- дип аңлатма бирде Дамир Бикмөхәммәтов.

 Мишустин “права”сы

 Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан имза куйган 2022 елның 9 апрелендәге 626нчы карар Россиядәге 5 миллионнан артык кешене сөендерде. 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге аралыкта гамәлдән чыгачак таныклыкларның вәкаләт срогы 3 елга озайтылды. Шулай да, Дамир Бикмөхәммәтов вакыты чыккан праваны кулланган, теркәлмәгән транспорт чарасын идарә иткән өчен зур штрафлар түләргә туры киләчәген искәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading