16+

Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!

Осиново бистәсендә соңгы тукталышта автобус көткәндә күзем үзенчәлекле капка алдына төште. Бәләкәй генә балалар бакчасынның мәйданчыгы итеп ясалган ул.

Бакчалары — әкият иле, дөньялары — гөлбакча!

Осиново бистәсендә соңгы тукталышта автобус көткәндә күзем үзенчәлекле капка алдына төште. Бәләкәй генә балалар бакчасынның мәйданчыгы итеп ясалган ул.

Таганнары-атынгычлары да, әкиятттәге шикелле кечкенә өе дә, алтын балыклы корабы да бар. Иң сөенедергәне, хуҗабикәсе дә шунда булып чыкты. Кулында – буяу белән пумала. Танышып киттек. Динә ханымның тагын да матуррак булсын дип тырышуы, мәйданчыкны яңартып йөрүе икән.

Икенче очрашуыбыз июль азагында булды. Вәгъдәләренә тугры калып, безне үзләренә кунакка дәштеләр. Җиз кыңгырауны чылтыратып, капканы ачып, ишегалдына узам. Мондагы ямь, мондагы гүзәллек! Яшермим, иң беренче уем: “Мин аларның оныклары булыр идем”. Чөнки монда бар нәрсә дә шул оныклар өчен. Алар рәхәттә, матурлыкны күреп үссен өчен, эшләнгән. Кайнап торган самавырлы чәй өстәле артында сөйләшкәндә шунысы аңлашылды: алар мондый мәйданчыкны оныклары булганчы, кызлары кияүгә чыкканчы, уллары өйләнгәнче ук эшләп куйганнар икән бит. Менә мондый әби-бабаң булса, шәп инде ул, бала чагың чын мәгънәсендә баллы чакка әйләнә. 4 яшьлек Сәфәргали белән 2 яшьлек Сәет – ике малай яшел чирәмдә рәхәтләнеп тәгәрәп үсә әнә.

Буа районы Кыр Әнәлесе авылы кызы Динә булачак ире Камил белән Казанда кибеттә бергә эшләүче иптәш кызының туена баргач таныша. Юдинодагы туй булачак өйне озак эзләп килеп кергәч тә булачак каенатасы: “менә безнең Камилгә хатын килде”, дип җитәкләп алып керә капкадан. Фәрештәләрнең “Амин!” дигән чагына туры килгәндер инде, ике айдан өйләнешеп тә куялар Буа кызы белән Югары Ослан егете. Менә 37 ел инде бергә аңлашып-санлашып, ашыкканнарына үкенмичә гомер итәләр. Ике бала – Рамил белән Диләрәне үстергәннәр. Хәзер әби-бабай бәхетен татыйлар. 

Яңа танышларым бик тырышлар. Гаилә башлыгы Камил совхозда токарь. Барлык әйберне дә үзе кырып ясаган. Агачтан да, тимердән дә, чын мәгънәсендә алтын куллы. Хуҗабикә Динә аш-суга уңган. Яраткан Камилен бәлеш-өчпочмак кына ашатып яшәтә. Кош-кортны, куяннарны да бергәләп карыйлар. Әле күгәрченнәре дә бар, умарталары да. Бу гаиләдә “Син эшлә, мин түгел” дип тору юк. Берсе җәлт кенә тотына, икенчесе кушыла. Эш арасында бер-берсен мактап, күңелләрен күтәрешеп алырга да онытмыйлар, шуңа да үстергән яшелчәләре күргәзмәгә куярлык. Әле кайчандыр сыер-сарыклар да асраганнар.

Бу өйне аларга совхоз биргән булган. Хәзер үк кермәсәгез, алып, башкаларга да бирергә мөмкиннәр, дип кисәткәннәр. Теге туйга килгәндә капкасын ачып кергән йортта каената-каенана белән тормышның тәмен татып, мал-туар асрап яшәп яткан чаклары. Йортның ачкычларын кулына алгач та Камил әфәнде сарыкларын ияртеп шунда китә. Сарайлар, каралты-кура булмый бит әле бу чакта. Бер бүлмәдә буржуйка ягып кышлый ул сарыклар белән. Язга Динә ханым да килә. 8 сутый җире булган бу нигезне Аллаһ бүләге итеп кабул итәләр ирле-хатынлы Рахманкуловлар. Быел да илледән артык бройлер үстергәннәр. Йомырка да үзләренеке. Натураль продукт. 

- Әле өйләрен генә түгел, үзе эшли торган кибетне дә гөл бакчасы итте ул, - дип, сүзгә юлдашым Рәмзия апа да кушылды. Рәмзия апа әлеге гаиләне күптәннән белә. Кызлары Диләрәнең сыйныф җитәкчесе булган. Берничә тапкыр өйләрендә дә булырга туры килгән. Мине дә бирегә ул алып килде. 

 - Гөлләр ярату әниемнән, - ди Динә ханым. - Әнинең төрле-төрле гөлләре бик күп иде. Тәрәзә төбе тулып кышын-җәен шау чәчәктә утыралар. Матур, янында чәчәкләр үскән кибеткә кеше күп килә, ишегеннән елмаеп керә. Бистәбездә кибетләр шактый. Шулай да, мин эшләгәнен сайлыйлар, шуңа сөенәм. Матурлыкны барыбыз да яратабыз.

35 яшендә биш бала белән тол калган әниләре (әтиләре юл һаләкәтендә үлә), башыма кайгы килде дип, тормышны яратудан туктамаган, балаларына да шуны тапшыра алган. Аллага шөкер, унынчы дистәне ваклап, биш вакыт намаз укып, Аллаһка дога кылып, ак әби булып, кызы тәрбиясендә үз авылында, туган нигезендә яши. Бәхетле картлык кичерә.

Матурлыкны ярату кызлары Диләрәгә дә күчкән Рахманкуловларның. Рәсем ясарга яратучы, стена газеталарын бизәүче, яхшы укучы, тырыш кыз дип хәтерли аны укытучысы Рәмзия апа. Бүген дә Диләрә яраткан, җаны тарткан шөгыль тапкан. Икенче улы белән декрет ялында булганда эпоксид җилеменнән күз явын алырлык матур әйберләр ясый башлаган. Стенадагы яшел сәгать нәкъ малахит инде менә, шундый ук журнал өстәле аның кул җылысын гына түгел, күңел җылысын да саклый. Әтисенең юбилеена үзе ясап шахмат бүләк иткән.

Динә ханымның тагын бер сәләтен әйтми кала алмыйм - шигырьләр яза ул. Гасыр башында гына иҗат итә башласа да, әллә ничә калын дәфтәр тутырган инде. Иң беренчеләрен яраткан әнисенә, иренә, балаларына багышлаган. Җырлап торалар. Гаҗәпләнмәдем. Күңелендә матурлык йөрткән, үз куллары белән шуны тудырырга сәләтле ханым, бәхетле хатын, әни, дәү әни илһамланмаса, язмаса күбрәк гаҗәпләнер идем.
Менә шундый гаилә белән якыннан таныштым Осиново бистәсендә. Алар җирдә үк инде җәннәт тудырганнар һәм үзләре аның хуҗалары да. 

Яшел Үзән районы. 
Автор фотолары. 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди үрнәк дәү әни белән дәү әти! Минем дә, автор әйтмешли, аларның оныклары буласым килеп китте.

    Мөһим

    loading