16+

Бал эчемлегеннән сыйланырга килегез

Саба районы Шекше авыл җирлегендә тагы бер уникаль бәйрәмгә нигез салганнар. 26 августта биредә дүртенче тапкыр “Бал туе” уздырылачак.

Бал эчемлегеннән сыйланырга килегез

Саба районы Шекше авыл җирлегендә тагы бер уникаль бәйрәмгә нигез салганнар. 26 августта биредә дүртенче тапкыр “Бал туе” уздырылачак.

– Бал туе бу. Гади бәйрәм генә түгел. Төрле төбәкләрдән, үзебезнең республикадан кортчылар җыелачак. Умартачылар халыкка үзләренең продукцияләрен тәкъдим итә. Әлеге чара төрле уеннар белән үрелеп барачак. Балалар өчен дә ял урыннары каралган. Нигездә  төп юнәлеш булып  бал һәм кортчылык продукцияләрен кешегә тәкъдим итү тора. Яңа төрдәге корт оялары да булачак. Төрле  кортчылык җиһазлары сатылачак. Төп максатыбыз  – тәҗрибә белән уртаклашу булып тора, – дип сөйли Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов.

Моннан тыш спорт ярышлары, волейбол турнирлары көтелә. Яңадан Сабантуй бәйрәмендәге кебек халык яратып уйный торган утын кисү, кул көрәштерү ярышлары да узачак. 

 Ни генә булса да, төп акцент кортчылыкка ясалачак. Радик әфәнде әйтүенчә, кортчылар арасында дүрт төрле номинациядә бәйге уздырылачак. Балның төрләренә – юкә, карарак төстәге һәм ачык чәчәк балына дегустация ясалачак. Аларның һәрберсе арасында 1, 2, 3 урыннар билгеләнәчәк.  Саба районының авыл хуҗалыгы идарәсеннән белгечләр килеп, аларга бәя бирәчәк. Моннан тыш сәүдә нокталарын яхшы итеп бизәлгәне өчен бәйге була. Бал эчемлегенә дә бәйге булыр дип көтелә. Яңадан рам кагу, рам җыю буенча да ярышлар үткәреләчәк.  Корт ояларын җыю, урнаштыру да тикшереләчәк.  Монда инде тизлеккә дә, сыйфатка да күбрәк басым ясала. Оештыручылар әйтүенчә, көне буе бара торган чара бу. Оренбург өлкәсеннән, Чуашстан, Башкортстаннан күпләп умартачылар килә. Республиканың Сарман, Минзәлә кебек ерак районнарыннан да киләләр бирегә. Якын-тирәләрне санап бетерерлек түгел.

– Мондый “Бал туе” ясау идеясы юктан гына барлыкка килмәде. Моннан 5-6 ел элек Башкортстанның Бәләбәй районыннан башкортлар безнең бер кортлыкка килделәр. Тәҗрибә  уртаклашу өчен очраштык. Шундыйрак бәйрәм уздырыла дип сөйлиләр. Баштарак тыңлап тордым. Аннан моны без дә, тагы да яхшырак матуррак итеп уздыра алабыз дип уйладым. Бу проектны төзәттем, үзгәрттем, камилләштердем. Кортчылыкка пропаганда ясау да бу, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Бәйрәм азагында Саба районының иң яхшы умартачысын билгелиләр. Моның өчен күчмә кубок булдырылган. Узган ел, мәсәлән, Нырты умартачылары беренчелекне алган. Алар ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнә. Гомумән, алар кортчылык  эшен фәнни юнәлештә дә алып баралар икән. Шулай ук ветеран кортчыларны да игътибар үзәгеннән калдырмыйлар.  Аларны ел саен җыеп, араларыннан 3-4 умартачыны бүләклиләр.

Кортчылык өлкәсендә башкарылган эшләр дә бар. Мәсәлән, кортчылыкларның паспортлары  эшләнгән. Кортлык урыннарына электр уты кертелгән. Әгәр дә умартачылык теркәлмәгән булса, электр челтәре тоташтырылмый. Рәсми теркәлгән умарталыкларга 500 метрга кадәр бушлай электр уты сузыла. Паспортлы умарталыкларга  хөкүмәттән төрле ярдәмнәр алуы да җиңелләшә. “Бал туе” кебек бәйрәм-ярышларда да катнашу мөмкинлегенә ия булалар.

– Умартачыларның кәсеп итәргә дип килгәннәре 100дән дә  ким булмый. Билгеле кызык карарга килүчеләр дә бар. Оренбурглар бик ныклап әзерләнеп килә. Алар 60-70 меңлек  продукция генә сатып китә. Кукмаралар көчле. Аларның корт оялары кулга да эләкми, шундый җиңел. Монда күзгә күренмәгән әллә ниләр була. Халык күп йөри. Юл өсте булгач, үткән-киткән кешеләр дә кереп ала. Бал бәйрәменә рәхим итегез, – дип чакыра Радик Хәйретдинов. 
 


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading