Башымны күтәрсәм теге сихерче әби карап тора...
Бәләкәй чакта нык курка идек Хәдия ападан. Әнә бит авылда кичен койма тирәсендә җыелышкан әби-чәбиләр дә аның артыннан сихерче дип пышылдашып кала.
...Бервакыт җәй көне ике яшьлек улы белән әнинең сеңлесе безгә кунакка кайтты. Өлкәннәр бакча-мазар, хуҗалыкта әвәрә килгән арада миңа үземнән кечерәк энем, сеңлем һәм кунак егете Әнвәрне карап тору йөкләнде. Ике йорт аша гына яшәүче дустым Гөлия янына алып киттем боларны, аларның бакчасында комлык та бар, мәш килсеннәр шунда.
Барып җиттек кенә дигәндә башымны күтәрсәм теге сихерче әби карап тора. Унике яшемә җитеп, күзгә-күз аның белән беренче очрашуым иде. Күзләре күк йөзе кебек, зәп-зәңгәр. Бите сызык-сызык, җыерчыкланып беткән. Аңа карадым да, тын калдым. Шундый самими, йөзеннән нур бөркелеп торган, алсу төстәге яулыгын бөркәнгән Хәдия апа ниткән сихерче булсын ди?! Үз уйларымнан үземә үк оят булып китте.
– Бу кемнең малае сездә кунакта? – тавышы да шундый тыныч иде аның, энеләремнең, сеңлемнең башларыннан сөеп чыкты.
– Матур апаның улы, – дидем пышылдап, бермәлне тамагым кипте. Миңа ияргән балалар сагаеп калды.
– Төнлә елап чыга бугай? Елый, – диде Хәдия апа Әнвәрнең кулын сыйпап. Үзе сорау бирде, үзе шуңа ук җөпләп тә куйды. – Матур апаңа әйт, кич белән кояш баеганчы улы белән миңа килсен.
Уйный-уйный балалар комлыкта пычранып бетте. Ә мин ләм-мим сүз әйтмичә яннарында бераз утырып тордым да: «Ашыйсы килә», – дип, балаларны өйгә алып кайттым.
– Иртәрәк кайттыгыз бугай? – дип каршы алды әни безне.
– Әни, теге сихерче әби Әнвәр белән матур апага кояш баеганчы килергә кушты.
Әнием, аңладым, диде дә, балаларның кулларын юдырырга кушты.
– Әни, ул бит сихерче.
– Кем?
– Теге каршы якта яшәүче әби. Аны себеркесенә утырып төнге күктә очып йөри дип сөйлиләр.
– Авыл гайбәтчеләренең сүзен сөйләмә инде. Кеше шуның чаклы ничек рәхмәтсез була ала икән. Сыерлары авырса да, аның янына йөгерәләр, күзгә арпа чыкса да – аңа, билләре кузгалса да Хәдия апа янына чабалар. Салкын тиеп чирләсәләр дә Хәдия апа булыша. Ә үзләре аны сихерче дип атый. Үләннәр белән дәвалый ул. Кайбер авыруларны медицина гына дәвалап бетерә алмый, ә аның беркемгә дә каршы килгәне юк. Кечкенә балаларга күз тисә дә яшь әти-әни аңа чаба. Ул укыган догалар да шифалы бит. Хәтерлисеңме, өч айлык чагында Самира алганны-куйганны белми елады, эче авырткан икән. Табиблар бетәр, диде, ә баланың бүсере килеп чыкты. Менә Хәдия апага күрсәткәч, им-том белән балада бүсер дә юкка чыкты. Күпме авырлык күргән ул әби. Аның турында гайбәт таратучылар бу хакта белмидер дә әле. Заманында бик матур кыз булган ул, уналты яшендә әтисе, унсигездә әнисе чирдән үлеп киткән. Үзеннән биш яшькә кечерәк энесен буй җиткезеп өйләндергән. Соңрак сугыштан яраланып кайткан Ислам бабайга кияүгә чыкты ул. Бер-берсенә юаныч булып, шулай гомер иттеләр. Кызганыч, балалары булмады. Яшь чагында фермада эшләгәндә бик каты салкын тидергән булган Хәдия апа. Менә шул аны әни булудан мәхрүм иткән. Аның тормышы күпләргә үрнәк шул, бәбкәм. Ә аны сихерче диләр...
Боларны тыңлаганнан соң, оят булды миңа. Күпне күргән Хәдия әбигә рәхмәт әйтәсе урында аңа нахак сүз тагабыз икән бит.
Кич белән матур апага ияреп мин дә бардым аның янына. Шул баруыбыздан соң Әнвәр елаудан туктады. Файдалы үләннәр, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында рәхәтләнеп сөйләде Хәдия әби. Әле берничә тапкыр үзе белән болынга үлән җыярга да алып чыкты.
Инде студент булып шәһәргә киткәч тә, аның белән аралашып тордым мин. Үлгәненә дә егерме ел буладыр аның, әле дә үтә бер җылылык белән искә алам “сихерче” Хәдия апабызны. Аның кебек эчкерсез, ярдәмчел башка бер әбине дә очратканым булмады. Урыны җәннәттә булсын.
Фото: http://agryz-rt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?1500
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.3200
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.6301
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.7600
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.7500
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.7801
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.20500
-
6 июнь 2023 - 10:08Рөстәм Миңнеханов Рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан котлады Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Без бу бәйрәмне традицион рәвештә даһи әдип Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә уздырабыз. Аның әсәрләрендә рус теленең байлыгы, аһәңе, образлылыгы, камиллеге һәм чын матурлыгы күркәм чагылыш таба, халык сөйләменең, үзенчәлекле фольклорының зирәк, үткен гыйбарәләре гаҗәеп зур осталык белән нәфис әдәбият үрнәге югарылыгына күтәрелә.6700
-
6 июнь 2023 - 10:00Әти-әни булырга өйрәнәсең килсә?.. Бала чакта өлкәннәргә, әти-әниләргә кызыгып карый идек. Аларны беркем дә ачуланмый, эш тә кушмый. Үзләре ничек телиләр, шулай яшиләр. “Тизрәк үсеп, шундый булырга иде!” - дип хыялландык.10301
-
6 июнь 2023 - 09:18Ялгыз калгач, ашарга да пешерәсе килми Хатын белән өч ел элек аерылыштык. Ул турыда язасы килми, чөнки аерылышуны кичерү авыр булды. Тормышымның асты өскә килде, барысын да яңадан башладым.31802
-
6 июнь 2023 - 09:15"Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..." Шушы көннәрдә генә очраклы рәвештә танышым Айсылу белән очраштык. Тормышында зур сынаулар булган икән, шул хакта сөйләде. "Аякка басуымны, йөри алуымны мин хәзер зур могҗизага саныйм. Фаҗига сәбәпчесе булган хатынны да гафу иттем", диде ул...97114
-
6 июнь 2023 - 06:10"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз" Ничә чакрым юл үткәндер, Алсу бик нык йончыды. Үз фатирына кайтып душ керәсе, сөтле чәй эчәсе һәм рәхәтләнеп җылы түшәгенә сузылып ятасы килде. Ләкин сөйгәне Данил бик үтенеп сорады шул...118104
-
5 июнь 2023 - 16:39Арыганлыктан ромашка эчегез Күбебез тиз арудан, гел йокы килүдән зарлана. Аптыраганнан эчелгән каһвә дә тиз генә ярдәм итәргә ашыкмый. Хроник арыганлыктан тагын нәрсә кулланып карарга була соң?48400
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.196200
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.682805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.738601
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.7500
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?1500
-
30 май 2023 - 09:02Булачак ирем белән 17 яшемдә йокладым Яраткан егетем Айгиз белән җитди мөнәсәбәтләребез башланганда, миңа нибары 16 гына яшь иде. Кич җитүен түземсезлек белән көтәм, аннан башка бер генә минут та тора алмам сыман иде. Бергә булу өчен тәүлектә сәгатьләр җитми иде.377908
-
30 май 2023 - 09:05“Әтинең каберен эзләп табарга кирәк, барып җитмәслек җир түгелдер” Алсу ханым Шәйхуллинаның тәвәккәллеге таш ярырлык. Яу кырында ятып калган әтисенең каберен эзләп тапкан сугыш чоры баласы ул.251704
-
30 май 2023 - 12:05Кырымга сәяхәт: үз машинаң белән барсаң, күпкә уңайлы Күп кенә туристлар махсус хәрби операция зонасына якын урнашу сәбәпле ярымутрауга юллама алмый. Нишләргә? 2022 елда Кырымда 6,5 миллион кеше ял иткән. Горур таулары, тарихи урыннары һәм диңгезе белән җәлеп иткән ярымутрауның туризм өлкәсен быел сынаулар көтә.72901
-
30 май 2023 - 12:18Энергетик вампирлардан ничек сакланырга? Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый. Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.106701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика