Бер ел эчендә россиялеләрнең банк карталарыннан 650 миллион сум акча урланган. Бу узган елгыдан 15 процентка кимрәк. "Известия" бу хакта банк хезмәте куркынычсызлыгы буенча махсуслашкан Zecurion компаниясе исәп-хисапларына нигезләнеп җиткерә.
Белгечләр мәгълүматы буенча, социаль инженериядә урлауның иң таралган алымы - гражданнарга телефон аша шалтырату. Еш кына алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп тәкъдим итеп, карта мәгълүматларын сорыйлар. Шулай ук хакерлар гражданнарга шалтырату өчен интерактив тавыш системын (IVR) программалаштыралар, яисә банк клиентлары e-mailына сылтама һәм файллар белән хат җибәрәләр, аны ачканнан соң клиентлар вирус кертәләр.
Схемаларның берсе төрле интернет-ресурсларда автомобиль сатучыларга юнәлдерелгән. Анда сатып алучы акчаның бер өлешен банк картасына кертер өчен сатучыдан телефонга авторизация кодын сорый. Сатучы җибәргән очракта картада булган акчаларыннанколак кага.
Комментарийлар