16+

Бер көндә идәнне ике себерке белән себерсәң – байлыгыңнан коры каласың

Әгәр уйлап карасаң, бик борынгы заманнардан безгә рухи мирас булып калган сынамышларның нигезендә әби-бабаларыбыз тарафыннан гасырлар буена кат-кат тикшерелгән тормыш чынбарлыгы ята.

Бер көндә идәнне ике себерке белән себерсәң – байлыгыңнан коры каласың

Әгәр уйлап карасаң, бик борынгы заманнардан безгә рухи мирас булып калган сынамышларның нигезендә әби-бабаларыбыз тарафыннан гасырлар буена кат-кат тикшерелгән тормыш чынбарлыгы ята.

Балачагымның бер хатирәсе күз алдыма килеп баскач, әле дә елмаеп куям. Ямьле җәй уртасы.
Гаиләбез белән түгәрәк табын янына төшке ашка җыелдык.

Көтмәгәндә дәү әнинең кулындагы агач кашыгы идәнгә шапылдап төште. Кашыкны алып бирергә дип иелгәндә, ишек төбендә юынып утырган песиебезне күреп алдым.

 – Балакайларым, безгә кунак килә. Хатын-кыз булса кирәк. Кашыгым төшүе бер хәл, әнә Актәпи «тәртә каерган» (бер аягын өскә күтәргән), мосафирның бик ерактан кайтуын чамалый ул, – диде әбекәй.
– Юкны сөйләмәче, дәү әни! Песи каян белсен инде аны! – дип әйтергә өлгермәдем. Нәкъ шул мәлдә өй ишеге ачылып китте. Аннан аллы-гөлле үзбәк күлмәге кигән, ачык йөзле Шәфигылькамал абыстай – әбиебезнең Әндижанда гомер итүче яшьлек дусты килеп керде...

Кайвакытта, сынамышка таянып, юлыңның уңмаячагын яки һичшиксез уңачагын алдан чамалап була. Кайсыбер кеше очрадымы – кире борылуың хәерле. Мәкерле, хөсетле кешенең «юллыгы начар», диләр. Ни галәмәттер, миңа сәфәр чыккач кием алыштырырга, юл уңаеннан чәчтарашка кереп, тышкы кыяфәтемне үзгәртергә ярамый. Чүп кенә нәрсәм өйдән чыккан чагындагы сыман булмаса да, юлым уңмый. Шаяртып кына, авызымнан юньле-юньсез сүз ычкынса, йә булмаса, иҗат иткәндә башыма берәр саллы фикер йә тузга язмаган уй килсә, ни галәмәттер, ул чынга аша. Бер мисал китерәм. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә чиксез куанып, эшлекле инвесторлар республикабыз агрофирмаларына бөтен нәрсәне читтән кайтарып тутырырга керешкән мәлдә иҗат ителгән «Йөрәк җыры» повестемдагы Имеш-мимеш бер әдәби героем авызыннан әйттерелгән кисәтүле сүзләрем, ике елдан соң илебезгә карата кырыс санкцияләр кертелү сәбәпле, чынга ашар дип, ул чакта кем уйлаган?

...«Сугыш ветераны Гыйльмулла бабай, мунча бурасы шае «Лексус»ын ыжгыртып яннарына килеп туктаган дорфа җитәкчегә каш астыннан сөзеп карады да:
– Тапканнар җиңел шөгыль! Чәчүлек орлыкны, яңа техниканы Ауропадан ташыйлар, имеш! Башыгыз кайда соң сезнең? – дип, элеп алып, селкеп салды. – Сәясәтнең пычрак нәмәстә икәнлеген белмисез шул. Башыгыз яшь. Авызыгыз кат-кат пешмәгәнгә күрә, өреп каба белмисез! Алай-болай көтелмәгән хәл килеп чыкса, ни кылырсыз? Илебезне тезләндерер өчен, Көнбатыштан берни бирми башласалар, нишләрсез? Ни чәчәрсез? Зәпчәсләрне каян юнәтерсез? – дип кызып китте...».

Бу нәрсә? Күрәзәлекме?
Әсәр иҗат ителгән 2012 елда, киләчәктә Россиягә карата санкцияләр кертеләчәге хакында мине кем алдан кисәткән? Күршемдә яшәүче мари карчыгы Анастасия әбекәй сынамышларның себеркегә бәйлеләре турында сәгатьләр буе сөйли ала. Әйтик, аның себеркесе сабы түбәнгә, чуклы өлешен өскә каратып, алгы бүлмәсенең почмагына бастырып куелган. Шулай торганга күрә, фатирына иминлек иңә, явыз затлар кереп, аңа зыян сала алмый, имеш. Аның сөйләгәненә ышансаң, өй эченнән себереп җыйган чүп-чарны бусага аша тышка очыртып чыгарсаң – синнән байлыгың чыгып кача.

– Кояш баегач идән себерсәң – чирләячәксең. Иске урам себеркесе белән малыңа суксаң – ул авырый башлаячак, хәтта үләргә мөмкин. Җимеш агачларын яңа себерке белән кыйнасаң – уңышың арта, үсмер балаларны чәбәкләсәң – тәртипләре яхшыра. Нарасыйның баш, аяк очына яңа себерке куйсаң, тыныч йоклый, шуның белән тәнен сыпырсаң, авырмый, тиз үсә, ди. Хуҗабикә үз өеннән кемнең дә булса эзен суытырга теләсә, ул киткәч, өйне себергәндә җыелган чүпне бусага аша ике аягы арасыннан очыртып чыгара. Үз өеңнең идәнен чит кешедән себертергә ярамый – йортыңнан иминлек юкка чыга. Бер көндә идәнне ике себерке белән себерсәң – байлыгыңнан коры каласың. Мәет яткан өйнең идәнен себерсәң, мәрхүмнең рухы тынычсызлана, – дип сөйли ырымнарга ышанучы әбекәй.

– Үз подъезд мәйданчыгын җыештырган вакытта, шәһәр фатирларында яшәүче хөсетле бәндәләрнең иркен тормышлы күршеләренең ишек төбенә коелган комны соскычка себереп тутырганда: «Уңышыгызны, акчагызны үземә алам!» – дип такмаклау, чүпне үзендә кундырып, икенче көнне генә чыгарып ташлау гадәте бар. Киресенчә, чир-чордан, бәхетсезлектән, уңышсызлыктан, ялгызлыктан котылу өчен, үз ишеге төбендәге чүпне сөймәгән күршеңә таба себереп, аның аяк сөртергә куйган идән паласы астына кертәләр.

Үз паласың астында чит кеше салган чүпнең өелеп торганын күрсәң, аңа кул белән кагылмыйча, соскыч һәм себерке белән кәгазьгә җыеп тутырып яндырганда: «Каян килсәң, шунда кит! Кем салган – шуңа әйләнеп кайт», – дип әйтергә кирәк. Урамны кеше капка төбеннән үзеңнекенә таба себерү зур гөнаһ, күршеңнең уңышын урлау, иминлеген тартып алу ул, – дип сөйли мәҗүси мари карчыгы.

Татарларда да ырымнарга ышанучылар юк түгел. Кунакчыл, уңган-булган Мөнҗия кодагыем халык сынамышларын күп белә һәм аларга чынлап ышана. Ит бәлеше ясарга керешкәндә: «Берүк, мине сөйләштерә күрмәгез, юкса, бәлешемнең төбе тишеләчәк», – дип аптырашта калдыра. Без Казанга кайтып җитеп, исән-иминлегебез турында хәбәр иткәнче, мәрхәмәтле туганыбыз, өйдә кыл да кыймылдатмыйча, җавап көтеп утыра. Аның фикеренчә, безнең арттан ук савыт-саба яки идән юса, кайт канда хәвеф-хәтәргә юлыгуыбыз бар.

Сынамышларга, ырымнарга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны үтәү, төрле ырым-шырымнарга ышанып, яшәешне шулардан чыгып көйләү әлегәчә бетеп җитмәгән. Бу гадәтләр чирмешләрдә, чуашларда аеруча нык сакланган. Яңа елда христиан динен тотучылар арасында йола үтәүчеләр, багучылар шактый. Ислам динен тотучылар киләчәкнең нинди булачагын үзләре туганчы ук Ходай Тәгалә тарафыннан язылып куелган язмышка юрый.

Хәмидә Гарипова
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading