16+

Безнең оятсызлыкны яфраклар каплый

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илебездә 2019 елдан “Экология” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Безнең оятсызлыкны яфраклар каплый

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илебездә 2019 елдан “Экология” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков илкүләм проектлар кысаларында, Татарстанда тирә-юнь мохитне саклауга кагылышлы 17,6 миллиард сумлык эшләр башкарылганлыгын әйтте. 

– 2026 елга кадәр экология максатларына тагын 5,7 миллиард сум тотылачак. Федераль финанслаудан тыш, чараларга республика һәм җирле бюджет чыганаклары да юнәлтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган елда экология чараларына тотып өлгерелмәгән акчаларны быелгы эшләрдә кулланырга рөхсәт бирде, – диде Александр Шадриков.

Татарстанда 6 елда табигатьне саклау чараларына барлыгы 60,5 миллиард сум күчерелгән.

Безнең оятсызлыкны яфраклар каплый
Республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы барды. Экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин таныштырганча, өмәләрдә 400 мең кеше катнашкан, полигоннарга 348 мең кубометр төрле чүп-чар җыеп чыгарылган. 
– Төрле урыннарда рөхсәтсез рәвештә барлыкка китерелгән 3460 чүплек табылды, шуларның 1799ы икеайлык дәвамында чистартылды. Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү дәвам итә. Иннополис, Самосыр, Салмачы һәм Столбище бистәләре янында чүплек өемнәре хасил булган. Осиново бистәсендә канализация торбасы тыгылудан, пычрак сулар җир өслегенә аккан. Казан зоопаркыннан пычрак су Кабан күленә агызылган. Элекке “Хитон” заводы территориясеннән пычрак су Киндери елгасына ага. Бу мисал республика органнары ярдәмендә тикшереләчәк. “Арча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табигатькә пычрак сулар агыза, – диде Илнур Гобәйдуллин.

Самосыр бистәсе янында чүпләрне урман эченә бушатканнар, Казансу елгасы ярларындагы агачлыклар да чүп-чар белән тулы. Безнең шапшаклыкны һәм оятсызлыкны ярый әле яфраклар каплый, диярсең.

Казансу шаулап, “рәхмәт!” әйткән
– Федераль проект нигезендә, 2022 елдан башлап Казансу елгасы өйрәнелә. Елга буенча 72 чүплек ачыкланды, су агымын буып торган чүпләр һәм агачлар чыстартылды. Быел да инде 7 урындагы чүплек бетерелде. Буылып торган урыннарны чистарткач, Казансу елгасы рәхмәтле булгандай иркенләп ага башлады. Узган ел Казансу буйларыннан 400 капчык, быел Комсомол һәм Глубокое күлләре тирәсеннән 113 капчык пластик шешәләр җыеп алдык. Казансу бик әһәмиятле елга, аңа чүпләр ташламасак иде, – диде Рус География җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, галим Дмитрий Иванов:”Нокса елгасы – республикадагы иң пычрак елга. Чулман зур булса да, чиста”, – диде.
Африкага җиткән безнең лачыннар

Дмитрий Шиллер сөйләгәнчә, Кама Тамагы районындагы питомникта лачын-балобаннар үрчетелә. Бу горур матур кошлар борынгы заманнарда Татарстан җирлегендә яшәгән, ләкин акрынлап юкка чыккан. 

– Лачыннарны кабат үрчетергә керештек. Узган ел 9 лачын иреккә җибәрелде. Бер лачын Сәгуд Гарәбстанына барып җиткән, аягындагы тамгасыннан  лачынның Татарстанныкы икәнлеген күргәннәр дә, безгә хәбәр бирделәр. Сәгуд Гарәбстанында лачыннарга хөрмәт бик зур. Лачыннарның Татарстанга әйләнеп кайтуларын күзәтәбез, тагын 10 лачын үстерәбез, – диде Дмитрий Шиллер. 

Хыялыйлар шигаре – “Чисталык”
Татарстанның “БудетЧисто” яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова сөйләгәнчә, 36 муниципаль районда 58 берләшмә эшли, экохәрәкәттә 10 мең егет һәм кыз катнаша.
– Быелгы язда безнең башлангычтагы өмәләргә 62 мең кеше килде. Татарстаныбыз матур һәм чиста булсын өчен тырышабыз, – ди Диләрә Сатикова. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading