16+

Бу китапның татарчага да тәрҗемәсе булырга тиеш

“Миргазыян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров тырышлыгы белән «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» китабы нәшер ителгән.

Бу китапның татарчага да тәрҗемәсе булырга тиеш

“Миргазыян” мәчете имам-хатыйбы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров тырышлыгы белән «Ислам нормалары һәм кагыйдәләре энциклопедиясе» китабы нәшер ителгән.

Китап рус телендә язылган, киләчәктә татар телендә дә дөнья күрер дигән өмет бар. Габдерәүф хәзрәт әйтүенчә, бу китап ун ел элек Пензада да чыккан булган. Аннан ул кабат берничә тапкыр нәшер ителгән. 

–    Бу китапка ихтыяҗ бар. Быел аны бишенче тапкыр бастырдык. Һәр китап яңа темалар өстәлеп, тулыланып чыгарыла. Яңа чыккан китапка  никах, сәүдә, хәләл һәм хәрам мәсьәләләре өстәлде, – диде ул басманы тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында.
Әлеге китап күп кенә мәдрәсәләрдә дәреслек буларак та кулланыла. Аның күп өлеше бушка таратыла. 

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев билгеләп үткәнчә, әлеге китап, эчтәлеге һәм анда тупланган мәгълүматларга караганда, энциклопедик басма булып тора. Анда һәр кеше өчен мөһим булган ислам нормалары урын алган, диде ул. 
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов китапның татарчага тәрҗемәсе булырга тиешлегенә басым ясады. 
– Китапның эчтәлеге искиткеч бай. Ул халыкка ислам турында фундаменталь белем бирә, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading