16+

«Бүген Азия илләре белән ныклы элемтә урнаштырыла»

11-13 сентябрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Азия омбудсманнар ассоциациясе әгъзаларының халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

«Бүген Азия илләре белән ныклы элемтә урнаштырыла»

11-13 сентябрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Азия омбудсманнар ассоциациясе әгъзаларының халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Кытай белән Россиянең ныклы бәйләнешен билгеләп үтте. 

— Россия-Кытай форумы кысаларында Кытай вәкилләре белән зур программа тәмамлана. Димәк, Азия илләре белән яңа ныклы элемтә барлыкка киләчәк. Минемчә, Россиянең, Татарстанның бүгенге яшәеше, көнкүреше, кеше хокукларын яклау эшенең оештырылуы кунакларыбызга кызыклы булыр.
11 сентябрьдә республика башкаласында Директорлар Советының XXIV утырышы һәм Азия омбудсманнар ассоциациясенең Генераль Ассамблеясының XVII утырышы уза. Бер ел элек бу чара Бакуда узган иде. 

12 сентябрьдә «Омбудсменнарның нәтиҗәле тәҗрибәләре: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Сәрия Сабурская фикеренчә, әлеге чаралар - Азия һәм Россия илләре тәҗрибәсен уртаклашу өчен бик тә кулай сәбәп.

— Шундый төр ассамблеяларда һәм конференцияләрдә кеше хокукларын яклау буенча төрле илләрнең тәҗрибәсе белән танышасың. Аларның һәрберсе уникаль, кызыксыну уята. Әйтик, Иранда коррупциягә каршы торуга җитди игътибар бирелә. Аларда моңа кагылышлы төрле үтемле чаралар үткәрелә. Безгә дә башка илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү кирәк, — дип билгеләп үтте Татарстан Омбудсмены.

Конференциядә катнашучылар өчен Казанда зур программа әзерләнгән. Аерым алганда, бу «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондына, «Адымнар» һәм «Бала сити» мәгариф учреждениеләренә, инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү һәм реабилитация үзәкләренә бару. Кунаклар шулай ук «Урам» яшьләр паркын һәм башка бик күп кызыклы урыннарны карап чыгачаклар дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading