16+

“Бураннар күршеләр белән таныштырды”

“Буран дулый, буран тынмый, бураны шундый көчле...”. Узган атнада бөтен кеше телендә буран да кар гына булды.

“Бураннар күршеләр белән таныштырды”

“Буран дулый, буран тынмый, бураны шундый көчле...”. Узган атнада бөтен кеше телендә буран да кар гына булды.

Җырдагыча, ап-ак буран эчләреннән килеп чыгарлык хәлгә килдек бит. Берничә көнгә сузылган күзачкысыз бураннар кирәкне бирде... Юллар ябылды, трассаларда туктап калган йөк машиналары әллә ничә чакрымнарга сузылды, кайбер авылларда кар көртләре өй түбәсе белән тигезләште. Шәһәр ишегаллары да йөреп булмаслык хәлгә килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан “Бураннар көтелә. Юллар ябыла. Чыкмаска тырышыгыз”, - дигән хәбәрләр килеп торды. Кайберәүләр машинадан төшеп, җәмәгать транспортына күчте, җәяү йөри башлады. Шул ук вакытта, бик ашыгыч эше булмаса да, рульдән аерыла алмыйча, юллардагы киеренке хәлләрне тагын да катлауландыручылары да булды.

Сез нихәл соң, дуслар? Буран өерләре белән көрәштән исән-имин калдыгызмы? “Балык Бистәсенә биш сәгатькә якын кайттык. Бик кыен булды, юлда бернәрсә күренми иде”, - диде күршем Ландыш. Казанның Нагорный бистәсендә яшәүче дустым Рәсим: “Карны көрәп бетерә торган түгел иде. Трактор чакыртып, көрәк тотып, бөтен күршеләр урамга чыктык. Кайберләрен гомер күргән юк, белми дә идем. Бу бураннар бөтен күршеләр белән якыннан таныштырды, дуслаштырды”, - дип уртаклашты. 

Ул көннәрдә үзем дә гел җәяү йөрдем. Ишегалдын урам себерүче абыебыз гел чистартып торды. Әмма өлгереп бетә торган түгел бит. Шимбә кичендә машина тирәсен чистартырга дип чыккан идем. Ике тимератның берсе ишегалдында батып ятты. Ярты сәгатьлек эшемне сәгать ярымга сузарга туры килде. Чөнки һәр машина хуҗасы, кар көрәгәнне күреп, көрәгемне алып торды. Барысы да ир-егетләр иде. Андый буранлы көннәрдә көрәксез чыгып та булмый бит. Бу ир-атлар ишегалларыннан бураннар белән бергә “очып” кына чыкмакчы идеме икән...

Халык көрәк йөретмиме әллә ул?! Мин кыш башлануга машина багажына көрәкне салып куям, киез итек тә язга хәтле шунда йөри. Юл хәлен белмәссең. Әллә элек командировкаларга күп йөргәнгәме, бу канга сеңгән, бугай. Көрәгемне алып торучылар “рәхмәт”, “сагол”, “спасибо” дип киттеләр, төрле милләт кешеләре иде. Бер көрәгем белән күпме рәхмәт ишеттем. Берсенә машинасын төртешерегә дә туры килде. Үзе рульдә, хатыны белән мин эттек. Автомат тартмалы булгач, тагын да кыен, дип зарланды йөртүчесе. Бу әле Казанда аз булса да чистартылып торган ишегалдында шулай. Андый һава торышы булганда, трассаларда хәлләр күпкә мөшкел. Юл күренми, машиналар кырыйга “оча”, һәлакәтләр... 

Кыш әле дәвам итә, дуслар. Машинада көрәк, термос белән чәй, трус, җылы киемнәр белән белән бергә, ерак юлларга чыкканда бензин багы да мөмкин кадәр тулы булсын иде. Зинһар, сак йөрик, бер-беребезгә ярдәмчел булыйк.

Лилия ЙОСЫПОВА.        

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading