Бәяләр арта башлады бит әле. Иң элек, россиялеләр яратып өлгергән суши һәм роллар 25 процентка кыйммәтләнәчәк, диделәр. Моны илебезгә карата кертелгән санкцияләр аркасында балык, тавык ите, кальмар һәм рис кайтартуның авырлашуы һәм шул сәбәпле җирле продукциягә ихтыяҗ арту белән аңлаталар.
Кондитер әйберләре 15 процентка кыйбатрак булачак, бу хакта предприятиеләре үзләре әйтә. Чәй һәм кофе җитештерүчеләр дә шундыйрак яңалыклар җиткерде. Алары “авыр вазгыять”, ритейлерлар өчен бәяне 6-9 процентка артачак дип, белдерә. Ә бу гади сатып алучы өчен тагын да күбрәк булачагын аңлыйбыз инде. Сбербанк та әллә ни сөендерергә ашыкмый, 8 августтан ипотека программалары өчен ставкалар күтәрелде. Хәзер яңа йорттан фатир алуга ул, ким дигәндә, 11,4% тәшкил итәчәк. Әле боларга өстәп, доллар белән евроның бәяләре көн саен артуын әйтергә кирәк.
Кыска итеп әйткәндә, бу ни дигән сүз соң? Икътисадчылар мондый вазгыятьнең былтыр ук килеп чыгачагына ишарәләгән иделәр, әмма Россия хакимияте бәяләрне бер ел “тотып” тора алды. Хөкүмәттә акчасы да булгандыр, тиз арада тиешле чаралары да күрелде, әмма шушы халәттә әллә ничә еллар яшәп булмый. Хәзер без Россиягә карата кертелгән санкцияләрнең, күп кенә чит ил компанияләренең бездән китүен ныклап татый башларбыз, күрәсең. Моңарчы тупланган запаслар саега, тау өстеннән тәгәрәтеп җибәрелгән таш аска кадәр төшеп җитә булса кирәк. Инерция белән барган тормыш бетеп бара, хәзер башка төрлерәк вазгыять көтә кебек. Әнә бәяләр арта, хөкүмәт халыктан һәм бизнес вәкилләреннән акча җыю өчен яңа алымнар куллана башлады, димәк, хәлләр бик шәптән түгел, ахры.
Ярый ла шушы вакыйгалар хәзер генә булса. Дөньядагы вазгыять, барыбызга да билгеле булган хәлләр тагын бер елга сузылса, безгә ни көтәргә? Андый очракта кесәләрне тегеп куясы булыр инде, чөнки Мәскәү резиналы булса да, бюджет андый түгел, күп акча корал җитештерүгә һәм хәрбиләрне тәэмин итүгә китә башларга мөмкин. Бүген хөкүмәт гаиләләргә һәм аерым кешеләргә ярдәм итү буенча төрле программалар кабул итә, шулай итеп дилбегәне үз кулында тота, ләкин акчаның бетә торган гадәте бар. Санкцияләр аркасында Россия нефть һәм газны да элеккегечә сата алмый, хәер, яңа юллар эзлибез. Әйтик, Индия белән Кытай һәм Африка илләрендәге базарларга чыгып карыйбыз. Бу схемага Төркиянең дә кысыласы килә, газ хабы төзик әйдә дип артыбыздан йөри. Үзебезнең сәнәгатьне үстерүгә керешәбез кебек, әгәр дөрес аңласак инде.
Төпле фикер, аек акыл белән эш итәргә өйрәнәсебез алда әле...
Комментарийлар
0
0
Рис татарчага тэржемэ ителми мени?
0
0