16+

Быел Татарстан 16 миллион долларга хәләл продукцияне экспортларга планлаштыра

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылышында шулай дип белдерде.

Быел Татарстан 16 миллион долларга хәләл продукцияне экспортларга планлаштыра

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылышында шулай дип белдерде.

Узган ел агросәнәгать комплексы 450 млн долларга продукциясе экспортланган, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча җитештерелгән продукция – 12 млн доллар.

Министр сүзләренчә, республикада 100дән артык предприятие хәләл продукциясе җитештерә, шуларның 30га якыны – экспорт юнәлешле.
– Бу юнәлештә без өч елдан артык шөгыльләнәбез. Хәләл продукциягә ихтыяҗ зур, – диде ул. 

Быелгы «Казан» агросәнәгать паркында уза торган хәләл ярминкәдә Әфганстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Пакистан, Азәрбайҗан, Һиндстан илләре продукциясе тәкъдим ителә. Алар кондитер эшләнмәләре, кипкән җиләк-җимешләре, чәйләр алып килгән. Ярминкәдә шулай ук Россиянең 59 төбәге җитештерүчеләре дә катнаша, шул исәптән безнең республика да. Башкортстан, Мордовия, Киров, Омск, Пенза, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләре, Чуваш республикасы һәм Пермь крае җитештерүчеләре ат ите, казылык, умартачылык продукциясе, җиләк-җимеш тәкъдим итә. Ярминкәдә шулай ук милли кием һәм халык кәсебе товарларын да күрергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading