16+

Дәүләт хезмәткәрләре нинди машинада йөриячәк?

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә куллануга тәкъдим ителгән автомобильләр исемлеген төзегән.

Дәүләт хезмәткәрләре нинди машинада йөриячәк?

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт хезмәткәрләренә куллануга тәкъдим ителгән автомобильләр исемлеген төзегән.

Бәяләрне нигезсез арттыру очракларын булдырмас өчен, күзәтеп торачакларын да ышандыралар, дип яза “Российская газета”. 

Хәер, экспертлар фикеренчә, тәкъдим ителгән ил автомобильләренә ажиотаж ихтыяҗы булырга тиеш түгел. Ни өчен дигәндә, тәкъдим ителгән автомобильләр дәүләт структуралары тарафыннан сатып алу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен җитәрлек җитештерелә. Шул ук вакытта бу автомобильләр исемлегенә төрле бәя сегментларында төрле техник җиһазлы модельләр кергән.

Исегездә булса, сентябрь аенда узган Көнчыгыш икътисади форумында ил Президенты Владимир Путин Россия дәүләт хезмәткәрләренә үзебездә җитештерелгән автомобильләрне кулланырга кирәклеге турында сөйләгән иде. Хәзер инде автомобильләр исемлеге билгеле. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтүләренчә, ул базарга башка машина чыгу белән тулыланачак.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә эш максатларында файдалану өчен, шул рәвешле, “Лада”, УАЗ, “Москвич”, Aurus (Аурус), Evolute (Еволуте) һәм Haval (Хавал) брендлары автомобильләре тәкъдим ителә. Исемлектә брендларның һәркайсы берничә модельдән гыйбарәт. Мәсәлән, “Лада” маркасына караган Niva Travel (“Нива Травел”) Niva Legend (Нива Легенд), Vesta (Веста), Vesta SW Cross (Веста СВ Кросс), Granta (“Гранта”) модельләрен, УАЗдан "Пикап", "Патриот", "Профи", "Хантер", СГР модельләрен сатып алырга киңәш итәләр. Evolute электромобиль исемлегендә – I-Pro, I-Joy, I-Sky бар. “Аурус”ның иң кыйммәтле маркасы Senat (Сенат) һәм Komendant (Комендант) модельләре белән тәкъдим ителгән, ә Кытайдан бердәнбер чит ил бренды – Haval – Jolion, Dargo, F7/F7x, H9.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрендә автомобильләр "дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт максатларында өстенлекле файдалану өчен тәкъдим ителгән" дип күрсәтелгән. Дәүләт хезмәткәрләренә дәүләт компанияләре һәм бюджет учреждениеләре җитәкчеләре керми. Әмма экспертлар аларга да шундый таләп куелырга мөмкин дип саный. 

Үзебезнең ил товарларын дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар идеясе яңа түгел. Бюджетта, аерым алганда, чит ил транспорт чараларын сатып алуны чикли торган илкүләм режим гамәлдә, дип аңлата “Российская газета”га адвокат Людмила Дураева. Мәсәлән, Хөкүмәтнең 2015 елгы карарында сатып алына торган автомобильләр өчен бәя (2,5 миллион сум) һәм двигатель көче чикләре (200 ат көче) билгеләнгән. 

Хәзер чит ил автомобильләрендә йөрүче түрәләргә шунда ук үзебезнең ил машиналарына күчәргә туры килерме? Бу мәсьәләне хәл итүгә Дәүләт Думасында якын килделәр инде. Сентябрьдә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, депутатлар илебез машиналарына аларның хәзерге хезмәт транспорты сафтан чыккан саен күчереләчәк. Ә төбәкләрдә депутатлар өчен Россия машиналарын шундук арендага ала башлаячаклар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading