16+

Фирдүс Дәүбаш чукынганмы?

«Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) Идел буе филиалы директоры Фирдүс Дәүбаш православие динен кабул иткән, чукынган. Хәзер аның исеме Федор. Чукыну - аны РСТИның Идел буе филиалы директоры вазифасына билгеләү шартларының берсе булган диләр», - дип яза «Звезда Поволжья» газетасы үзенең алгы биттәге мөһим сәяси хәбәрләр баганасында.

Фирдүс Дәүбаш чукынганмы?

«Россия стратегик тикшеренүләр институтының (РСТИ) Идел буе филиалы директоры Фирдүс Дәүбаш православие динен кабул иткән, чукынган. Хәзер аның исеме Федор. Чукыну - аны РСТИның Идел буе филиалы директоры вазифасына билгеләү шартларының берсе булган диләр», - дип яза «Звезда Поволжья» газетасы үзенең алгы биттәге мөһим сәяси хәбәрләр баганасында.

Әлеге шәхеснең, имеш, кайчандыр ислам динендә булуы, «Болгар әл-Җәдид» клубын җитәкләве, Татар иҗтимагый үзәгендә әгъза булганлыгы, хәтта тәңречелек белән дә мавыгуы хакында сүзләр йөрүе турында да әйтеп үтелә бу басмада. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү һәм башка сорауларыбызны ирештерү өчен, без Фирдүс әфәнденең үзе белән элемтәгә чыктык.

- РСТИның Идел буе филиалын җитәкләргә ничек алынырга булдыгыз?
- Россия стратегик тикшеренүләр институты турыдан-туры РФ Президенты администрациясенә карый һәм илнең төп аналитик үзәге булып тора. Дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен формалаштыруда аның роле гаять зур. Сәяси мәсьәләләргә битараф түгелмен, аларга карата минем үз фикерем, үз сүзем бар. Бу эшкә шуңа күрә алындым.

- Филиалның Рәис Сөләйманов җитәкләгән чордагы эшчәнлегенә нинди бәя бирә аласыз?
- Миңа кадәр булган җитәкченең эшчәнлегенә минем бәя бирүем бик үк дөрес булмас. Рәис Сөләймановның хаталары булды вә бу һәркемгә дә мәгълүм...

- Филиалның алга таба эшчәнлек мәсләк-кыйбласын ничек күзаллыйсыз?
- Мин җитәкләгән оешманың тулы исеме - РСТИның Идел буе (Казан) милли һәм дини тикшеренүләр төбәк үзәге. Милләтара һәм дини мәсьәләләр бик катлаулы. Милләтләр тормышы һәм дини оешмалар эшчәнлеге белән бәйле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, ул өлкәдәге проблемаларны чишү юлларын табу - мөһим эш. Мөһим генә түгел, безнең эшебез бик җаваплы да, чөнки безнең материаллар буенча республикабызга, аның җитәкче органнары эшенә карата ил башкаласында фикер туа.

Казанның көчле гыйльми, интеллектуаль потенциалы бар. РСТИның төбәк үзәге җирле белгечләр белән хезмәттәшлек итәргә, төпле акылы, саллы сүзе булган галимнәр белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш, дип уйлыйм.

- Яңа вазифа үзегезгә ошыймы? Бу урында үзегезне ничек хис итәсез?
- РСТИда эшләвем белән горурланам. Анда ачык күңелле, туры сүзле, эш сөюче инсаннар җыелган. Алар һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер, аларның шатлыклары да, кайгы-борчылулары да уртак. Аңа кадәр төрле коллективларда хезмәт итәргә туры килде, ләкин Россия стратегик тикшеренүләр институтындагы кебек игелекле, мәрхәмәтле кешеләр белән тәүге очрашуым.

Без Мәскәүне белмибез икән, анда миһербансыз, үз-үзләрен генә кайгыртучы кешеләр яши, дип уйлыйбыз. Бу ялгыш караш, мәскәүлеләр - бөтенләй башка халык.

- «Звезда Поволжья» газетасы РСТИ филиалына җитәкче итеп билгеләгәндә, Сезгә православие динен кабул итү шарт итеп куелган һәм Сез чукынгансыз, «Федор» дигән яңа исем алгансыз дип яза. Бу чыннан да шулай булдымы?
- «Звезда Поволжья» газетасында чыккан ялган хәбәр турында беләм, ләкин андагы Федор белән мин таныш түгел. Мин Нурислам улы Фирдүс булып калам. Ул ялганны тарату кемнәргәдер кирәктер инде, ләкин алар тиешле җәзасын алыр, бу бит уголовный җинаять.

Миңа кадәр төбәк үзәген җитәкләгән Рәис Сөләйманов белән «Звезда Поволжья» газетасы баш редакторы Рәшит Әхмәтовның дуслыгы күпләргә мәгълүм. Бәлки, редакциягә бу провокацияне оештыру фикерен Рәис Сөләйманов биргәндер, ул бит пиар-технологияләрнең остасы.

РСТИда, имеш, көчләп чукындыралар. Бу - тузга язмаган сүз. Инде югарыда әйткәнемчә, РСТИ - бик җитди оешма, дәүләт оешмасы. Ул бит тарихтан билгеле булган «новокрещенский контора» да, чиркәү дә түгел. Гомумән, анда якты нур балкый, аның бинасы эчендә дә шундый рәхәт, җиңел. Барлык кайгыларың онытыла, ул җирдән, ачык чырайлы кешеләрдән аерыласы килми, валлаһи.

- Сез фәлсәфә фәннәре кандидаты да бит әле, диннәргә мөнәсәбәтегез хакында тулырак җавап ишетәсе килгән иде. Үз вакытында «Болгар әл-Җәдид» клубын да җитәкләгәнсез, тәңречелек белән мавыккан чорыгыз да булган, дип сөйлиләр. Диндәге әлеге эзләнүләр, бәргәләнүләр төбендә нинди сәбәп ята?
- Минем унлап китабым дөнья күрде. Әсәрләремдә дингә, аңа караган төрле мәсьәләләргә кагылышлы уйлануларым да урын алды. «Шәһри Казан» укучылары әдәби иҗатымның бер өлеше белән минем шәхси сайтымда да таныша ала. «Фирдүс Дәүбаш» дип җыйсалар, булганын табарлар.
Инде кыскача гына әйткәндә, ислам дине белән бәйле бүгенге хәлләр мине нык борчый. Шәһәр мәчетләрендә газиз телебезгә урын калмады: намазлар - гарәпчә, вәгазьләр - урысча... Мәчетләребез гарәп культура үзәкләренә әверелде.

«Болгар әл-Җәдид» клубы эшчәнлегенә катнашым юк. Киресенчә, мин болгарчыларны гел тәнкыйть иттем. Диндәге эзләнүләр, дисез. Мин бит фәлсәфәче, дини эзләнүләр белән җаным бик мавыкмый. Дин мине күбрәк сәяси күренеш буларак кызыксындыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading