16+

Җиңүчеләрне Мәскәү көтә

Күптән түгел генә Казанда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика конкурсы финалы булды. ТИСБИ идарә университетының актлар залына көч сынашырга биш гаилә: Чистайдан Вафиннар, Лаештан Шакировлар, Яшел Үзәннән Лотфуллиннар, Әгерҗедән Мифтахетдиновлар һәм Чаллыдан Кукловлар килгән иде. Тәрбиягә бала алган гаиләләр арасында мондый бәйге дүртенче тапкыр уздырыла һәм ул җәмгыятьтә гаиләнең ролен...

Җиңүчеләрне Мәскәү көтә

Күптән түгел генә Казанда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика конкурсы финалы булды. ТИСБИ идарә университетының актлар залына көч сынашырга биш гаилә: Чистайдан Вафиннар, Лаештан Шакировлар, Яшел Үзәннән Лотфуллиннар, Әгерҗедән Мифтахетдиновлар һәм Чаллыдан Кукловлар килгән иде. Тәрбиягә бала алган гаиләләр арасында мондый бәйге дүртенче тапкыр уздырыла һәм ул җәмгыятьтә гаиләнең ролен...

- Беренче чиратта, бу - иҗади мөмкинлекләр ярышы. Әти-әниләре тарафыннан зур игътибар күрсәтелгән күп балалы һәм тәрбиягә бала алган мондый зур, тату гаиләләрдә акыллы, әйбәт, талантлы балалар үсә, - дип, сөенечен яшермәде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина әйткәнчә, республикабызда 12 меңләп ятим бала яши. Аларның 95 проценттан артыгы - икенче гаиләләрдә, бары тик 500гә якыны гына балалар йортларында тәрбияләнә.

Әйе, Татарстаныбызда игелекле, олы йөрәкле кешеләр күп. Кайберләре, ятимнәрне тәрбиягә алу өчен еллар буе чират торса тора, максатына ирешә. Республикада тәрбиягә бала алган һәр гаилә дәүләт ярдәме белән тәэмин ителгән. Мөмкинлекләре чикләнгән яки авыру бала алган әти-әниләр өчен пособие күләме дә шактый артты. Тагын шунысы да бар: ятим сабыйлар яңа гаиләдә яшәсәләр дә, ташламалардан файдалану хокукын югалтмыйлар. Болар барысы да хөкүмәтебезнең ятим балаларны аталарча кайгыртуы турында сөйли. Шушы кайгыртуны тоеп, зур, җылы оялардагы балалар шуңа күрә дә кара көннәрен бик тиз онытып, башка сабыйлар шикелле үк, бәхетле булып, җырлап-биеп, уйнап-көлеп үсәләр дә инде аннары. Менә бит шушы осталыкларын башкаларга да күрсәтергә башкалага ук килгәннәр. Алар мәртәбәле жюри алдында кул эшләренең бер төре буенча мастер-класс күрсәттеләр, гаиләнең визит карточкасын ясап, тарихы белән таныштырдылар, җыр-биюгә осталыкларын да исбатладылар. Биш гаиләнең барысы да башкалага җиңәргә дип килсә дә, бу бәхет Чаллыдан Кукловлар гаиләсенә елмайды. Алар әлеге бәйгедә Гран-прига лаек булдылар.

Бу чын гаилә: анда җиде «мин». Әтиләре Андрей, әниләре Ольга һәм биш бала. Икесен тәрбиягә алганнар. Быел өч уллары беренче сыйныфка укырга керергә җыена. Әти-әниләре үзләреннән ерак түгел генә урнашкан Элеватор тавындагы башлангыч мәктәпкә бирергә уйлыйлар, ләкин әлеге мәктәпнең ябылу куркынычы бар икән. Бу билгесезлек җиңү шатлыгын бераз тоныкландырып тора. Гаилә туган мәктәпләренә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә дә әзер. Япмасыннар гына. Әниләре Ольга Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр клубын җитәкли. Андый гаиләләр бу шәһәрдә - 96. Күп очракта нәкъ менә Кукловлар гаиләсеннән үрнәк алып, үзләре сыендырган 116 ятимне бәхетле итәргә тырышып яшиләр.

- Без ярышка бик тырышып әзерләндек, сценариесен дә бергәләп яздык, бик җиңәсебез килгән иде, - ди кызлары Ульяна.

Көз айларында әлеге гаилә Бөтенроссия ярышларында Татарстан данын якларга Мәскәүгә барачак. «Башкаладан да җиңү белән кайтырга исәп», - диләр дус, тату һәм талантлы Кукловлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading