16+

Идел белән Чулманда су транспорты яңарыш кичерә

Татарстанда су юллары 1057 чакрымны тәшкил итә. Елгаларда йөкләр ташу башка төр транспорт белән чагыштырганда 25 процентка арзанрак. Ләкин, әлегә бу мөмкинлек тулысынча файдаланылмый.

Идел белән Чулманда су транспорты яңарыш кичерә

Татарстанда су юллары 1057 чакрымны тәшкил итә. Елгаларда йөкләр ташу башка төр транспорт белән чагыштырганда 25 процентка арзанрак. Ләкин, әлегә бу мөмкинлек тулысынча файдаланылмый.

 — Ходай безгә Идел, Чулман, Нократ кебек зур елгалар биргән. Аларның һәркайсында суднолар йөри ала. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эчке су транспортын үстерүгә нык әһәмият бирә. “Татарстан Республикасы флоты” акционерлык җәмгыяте оештырылды. Республика Хөкүмәте пассажир суднолары сатып алуга 2 миллиард сум бирде. Әлеге чыганакларга Михаил Девятаев, Муса Җәлил исемнәрендәге ике “Метеор” һәм бер А-217 судносы сатып алынды. Су транспортында пассажирлар йөртү үзәген елның шушы чоры белән чагыштырганда 95 процентка артты,-диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Узган атнаның җомгасында “Метеор” Казаннан Ульяновск шәһәренә тәүге рейс ясаган. Судноны Ульяновск шәһәрендә Татарстан Рәисе белән Ульяновск өлкәсе губернаторы каршы алган. Бу атнадан Казан-Чебоксар маршрутында да “Метеор”лар хәрәкәте башлана. Чебоксарга “Валдай” пассажир суднолары йөри иде инде.

 —Ульяновск, Самара өлкәләре, Мари-Эл һәм Чувашия Республикалары башлыклары төбәкара су транспортын үстерү буенча хезмәттәшлек килешүен имзалады. Озакламыйча су юлларыннан Пермьгә дә һәм Әстерханга да бара башларбыз,-диде Фәрит Хәнифов.

 “Татарстан Республикасы флоты” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Роман Лизалин таныштырганча, хәзер аларның карамагында 4 яңа судно һәм тизйөрешле 2 судно исәпләнә.

 —“Казан-Зөя” маршруты туристлар арасында популяр. Киләсе елда Казансуда кече суднолар хәрәкәтен башларга ниятлибез. Чистайдагы һәм Кама Тамагындагы причаллар төзекләндереләчәк,-диде Роман Лизалин.

 Республиканың туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйткәнчә, Татарстанда туристларның су транспортына мөрәҗәгать итүе узган елгы күрсәткечтән 17 процентка үскән.

 —Балык Бистәсенә, Чистайга, Түбән Камага һәм якын киләчәктә Әстерханга кадәр елга туристлык маршрутлары булдырылачак. Су транспортында пассажирлар йөртү субсидияләнә,- диде Сергей Иванов.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер “Төньяк-Көньяк” транспорт коридорына зур өметләр баглануын әйтте.

—  Идел елгасы буенча Каспий бассейны илләре белән суднолар йөрешен гамәлгә ашыру, товар әйләнешен көчәйтү максат итеп куелды,- диде Герман Лернер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading