16+

Игелек кылып яшик

Мәктәбебез укучылары шәфкатьлелекне бер-береңә ярдәм кулы сузу, авыр вакытта күңелең кушканча, булдыра алганча булышуны көндәлек эш-гамәлләре белән һәрчак раслап торалар. Бездә берничә ел рәттән мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акцияләре - ярминкәләр оештырыла.

Игелек кылып яшик

Мәктәбебез укучылары шәфкатьлелекне бер-береңә ярдәм кулы сузу, авыр вакытта күңелең кушканча, булдыра алганча булышуны көндәлек эш-гамәлләре белән һәрчак раслап торалар. Бездә берничә ел рәттән мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән хәйрия акцияләре - ярминкәләр оештырыла.

Сайлау көнне мәктәп янында хәйрия ярминкәсе уздыру да матур бер гадәткә керде. Андый ярминкәләрдә укучылар үзләренең кул эшләрен, бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне, төрле сувенир, китап, көндәлек кирәк-яракны арзан бәядән генә сатып, шактый акча туплыйлар һәм җыелган сумманы мохтаҗ, авыру яшьтәшләренә илтеп тапшыралар. Бу көн чын-чынлап игелек бәйрәменә әйләнә. Әлеге чара һәр сыйныфтан концерт номерлары күрсәтү белән бергә үрелеп бара. Ярминкәләрдә укучылар, ата-аналар, мәктәп коллективы, сайлаучылар күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып алып, көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Моны һәркем йөрәге кушканга башкара.

Моңа кадәр хәйрия ярдәмен авыру сәбәпле өй шартларында белем алучы Алия Бәширова, Йолдыз Гыймадиеваларга күрсәткән идек. Узган уку елы ахырында VI сыйныфта укучы бер укучыбыз кинәт кенә каты авырып китте. Аның авыруы көнләп түгел, сәгатьләп катлауланды. Булдыра алганча булышырга тырыштык. Данил Евграфовка әле дә ярдәм кирәк. Ул күп балалы, аз керемле гаиләдән. Күзенә катлаулы операция ясату өчен әлегә җыелган акча гына җитми. Янәшәбездә мохтаҗларга ярдәм кулы суза алучы, киң күңелле, миһербанлы кешеләр булуга ышанабыз. Мөмкинлеге булган һәркем булдыра алганча ярдәм итә алса, игелеге үзенә дә меңе белән әйләнеп кайтыр иде. Мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләрнең Данилга ярдәм итү өчен түбәндәге сылтама буенча мөрәҗәгать итүләренә өметләнеп, алдан ук рәхмәтләр әйтеп калабыз.

QIWI кошелек номеры 89625535575. Әнисенең телефон номеры 89196839469.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading