16+

Илебез белән бергә чүпкә батабыз. Белгечләр нәрсә тәкьдим итә?

Казандагы 28 елга исәпләнгән чүп полигоны 12 елда тулган.

Илебез белән бергә чүпкә батабыз. Белгечләр нәрсә тәкьдим итә?

Казандагы 28 елга исәпләнгән чүп полигоны 12 елда тулган.

Казан мэры Илсур Метшин әлеге проблеманы тиз арада хәл итәргә чакыра. «Югыйсә, чын мәгънәсендә, чүпкә батачакбыз. Без моны бергәләп аңларга тиеш. Ә бу проблеманы кешеләргә җиткерү – җитәкчеләрнең бурычы, шул исәптән минеке дә. Безнең өчен бу – алдагы елларга иң мөһим һәм өстенлекле мәсьәләләрнең берсе», - дип белдергән иде Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә.

Мэр пакетларны юарга кушты
Мэр әйтүенчә, калдыкларны әйләнештә тоту һәм утильләштерү өлкәсендәге вәкаләтләрне төбәк операторына тапшыруга карамастан, шәһәр чүп-чар барлыкка килүне киметүгә һәм калдыкларны эшкәртү күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән программа әзерли. Аның турында җәмәгатьчелек һәм барлык кызыксынган яклар, шул исәптән төбәк операторлары һәм федераль коллегалары белән фикер алышачаклар. 

-    Без җәмәгатьчелек хөкеменә мөһим булган программаны чыгарачакбыз. Федераль реформаның барлык процессларны җайга салуын көтә алмыйбыз. 2010 елда Химия урамында ачылган полигон 28 елга исәпләнгән иде. Ә безнең ул узган ел тулды. Бик нык алда барабыз, һәм бу саннарның артуы горурланырлык әйбер түгел, - диде шәһәр башлыгы. 

Мисалга ул үзенең инглиз теле укытучысын китерде. Укытучысы, кабат куллану өчен, пакетларны юа икән. Бу акча өчен түгел, Казанның табигатенә, экологиясенә һәм иртәгесе көнгә хөрмәт билгесе, дип ассызыклады Илсур Метшин. 

Бүгенге көндә башкалада каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары 925 гектар җирне тәшкил итә. Мэр сүзләренчә, хәзер төп бурычларның берсе – пластик куллануны чикләү. «Велосипед уйлап таба алмыйсың, иң бай шәһәрләр бу юлны үттеләр яки үтәләр. Куллануны чикләмичә, чүп-чарны икенчел эшкәртү һәм аерым җыю белән генә моны җиңеп булмый», - дип йомгаклады ул сүзен.

Тиз нәтиҗә көтәргә кирәкми 
Икенчел чималны эшкәртү белән шөгыльләнә торган “Быстроф” компаниясе директоры Динар Шәрифуллин фикеренчә, бу мөмкин эш, әмма аның нәтиҗәсен тиз генә күреп булмый. 

-    Пластиктан кинәт кенә баш тартып булмый, иң элек аны кәгазьгә алыштырырга кирәк. Шул ук пластик савытлар һәм полиэтилен пакетларның кәгазьдән эшләнгәнен кирәкле күләмдә күбрәк тәкъдим итәргә. Әмма ул гади генә кәгазь түгел, пластикны алыштыра алсын өчен аны да беркадәр эшкәртәсе була. Шулай да ул тизрәк таркала. Икенче мәсьәлә - пластикны алыштыра алырдай әйбер булмагач, аны берничек тә тыеп булмый. Башта кешедә сайлау иреге булсын: йә пластик, яки кәгазь савыттагысын алырга. Берсе югалса, икенчесен куллана башлый, - ди ул.  

Әмма, аныңча, башта аңлату эшләре алып барырга кирәк. Моны исә балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән үк башлау мөһим. 

-    Урта буынга яңалыкны кабул итәргә авыррак булачак, чөнки без башка чынбарлыкта үстек. Пластикны куллану гадәти нормаль әйбер итеп кабул итәбез. Бу эшне бер унбиш ел элек үк башлаган булсак, хәзер әлеге проблема алай кискен булмаган булыр иде, чөнки яңача яшәү өчен бер буын алмашыну кирәк. Икенчедән, абруе булган, яңалык кертергә  омтылган кешеләр белән эшләргә кирәк. Алар гел яңа әйбер эзли һәм шуны халык арасына кертәләр. Берәр блогер, кәгазь пакетлар гына кулланам, мин экология яклы дисә, калганнар да аңа иярә, - ди әңгәмәдәшем. 

Шул ук вакытта ул чүп яндыра торган завод та, чүпне сортларга бүлү өчен инфраструктурасы да булсын дигән фикердә. 

- Чүпне һаман-һаман күмеп булмый. Җир бит ул чиксез ресурс түгел. Завод та төзелергә, чүпне дә аерып җыярга, аңлату эшләрен дә алып барырга, пластикны да кәгазьгә алыштырырга кирәк. Барысы бергә комплекслы эшләнгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була, тик моның өчен вакыт кирәк, - ди ул. 

Үз кружкаң белән йөр
“Экологично Казань” волонтерлык хәрәкәте экоактивисты Гүзәл Макарова бу эштә җитәкчелекнең дә, бизнес белән халыкның да бердәм булып эшләве кирәк дип саный. 

- Бердән, халыкка пластикның экологиягә нинди зыян китерүен аңлатырга кирәк. Ул чынлап та планетага бик зур куркыныч тудыра. Пластикны куллануны киметү авыр да түгел кебек. Табигатькә чыкканда бер генә тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны алмаска да була. Соңгы вакытта кайбер кафеларда, каһвәханәләрдә үз кружкасы белән килүчеләргә ташлама ясый башладылар. Андый кафеларның хәтта исемлеге дә бар. Без экоактивистлар ташлама ясамасалар да үз кружкабыз белән йөрибез. Кафелар арасында менә шуны популярлаштырырга иде. Кибетләрдә касса янындагы зур пакетларны гына түгел, гадәтиләрен дә түләүле итәргә кирәктер бәлки. Шул ук вакытта кибетләр дә эшкәртелә торган калдыкларны үзләре җыеп, сатып алучыларына бонуслар ясый алыр иде. 2018 елны Германиядә булырга туры килде. Анда ук вакытта сырадан бушаган дүрт шешә өчен кыйммәт булмаган бер шешә сыра бирә иделәр. Әйткәнемчә, экология мәсьәләләрендә бизнес та читтә калырга тиеш түгел. Бездә товарларны төрү материалларын утильләштерү өчен аны җитештерүчеләр үзләре җавап бирергә тиеш булган канун проекты эшләнә дигәннәр иде. Ул кабул ителә калса, эшмәкәрләр калдыкларны утильләштерүче предприятиеләр белән килешү төзергә яки моны үз көче белән башкарырга тиеш булачак. Йә булмаса инде экологик җыем түләячәкләр. Бу да билгеле бер нәтиҗәгә ирешергә булышыр иде, - ди ул. 

Чүплекләр бер ил кадәр
Бу хәл бер Казанда гына түгел, илебез белән бергә чүпкә батабыз. Россия табигатьне күзәтү идарәсе китергән саннарга караганда, бүгенге көндә чүплекләр 4 миллион гектарны били. Чагыштырып әйткәндә, ул зур булмаган бер Европа иле кадәр. 2050 елга чаклы чүпне полигоннарга озата барсак, чүплекләр илнең бер процент территориясен алып торачак. Тагын бер сискәндерерлек сан: чүпнең күләмен халык исәбенә күчерсәк, һәрберебезгә елына 400 килограмм калдык туры килә. Аларның 25 процентын ризык калдыклары алып тора, 20 процентын – кәгазь белән катыргы, 17 процентын - пыяла. Калганы - пластика һәм башка калдыклар.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына күз салсак, 2050 елга кешелек елына миллиард тонна пластик җитештерәчәк. Пластик җитештерелә башлаганнан бирле (1950 елдан) аның нибары 10 проценты гына эшкәртелгән. 14 проценты яндырылган, 76 проценты чүплеккә киткән. Анда яткан бер пластик шешә исә 400-700 елдан соң гына таркалып бетә. Димәк, аны эшкәртергә яки кулланудан алырга гына кала. Башка юл юк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading