15 март Россиядә Бөтендөнья кулланучылар көне. Барыбыз да теге-яки бу өлкәдә кулланучы икәнен истә тотып, сезгә товар сатып-алу эшендә берничә киңәш бирергә булдык.
Скопировать ссылку
15 март Россиядә Бөтендөнья кулланучылар көне. Барыбыз да теге-яки бу өлкәдә кулланучы икәнен истә тотып, сезгә товар сатып-алу эшендә берничә киңәш бирергә булдык.
Бигрәк тә интернет киңлекләре сатып алучыларның хокукын кыса. Ел башыннан гына да интернет кулланучылардан 200дән артык шикаять килгән.
- 2015 елда интернетта сатып алынган товар буенча ни бары 4 шикаять теркәлсә, 2016 елда аларның саны 39га кадәр җитә. Шикаятьләрнең 70 проценты сатучы, товар, сату адресы турында тулы булмаган яки бөтенләй дөреслекә туры килмәгә мәгълүмат белән бәйле, - ди Татарстанда Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.
Аның сүзләренчә, сатып алучы товарны кулына алганчы сәбәпләрен аңлатмыйча "заказ"ыннан баш тарта ала. Инде товар кулда булган очракта, җиде көн дәвамында аны кире кайтара ала.
- Бу очракта сатып алучы юл чыгымнары өчен генә түләргә тиеш. Сатучы, товар сатып алучыга ошамаган очракта, аны кире кайтару вакытын һәм тәртибен күрсәтелгән мәгълүматны җиткерергә тиеш. Андый мәгълүмат булмаса, сатып алучы товарны өч ай дәвамында кире кайтара ала, - ди Розалия Арсланова.
Интернеттан товар сатып алганда оешма турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җыярга тырышыгыз. Сайтта билгеләнгән телефон, адрес дөрес булырга тиеш. 80 процент шикаять шәхесләре билгеле булмаган интернет-сатучыларга таба юнәлтелгән. Ләкин андыйларны законга буйсындыру читен. Хәтта судка чакыру кагәзен да җибәреп булмый.
"Алиэкспресс" кебек чит ил сайтларыннан товар алып авызлары пешкәннәр, шулай ук үз хокукларын Россия законнары нигезендә яклый ала.
- Хәзер халыкның хокук өлкәсендә белемнәре артты. Сатып алучылар үз дөреслекләрен дәлилләргә иренмиләр. Шуңа да үзен хөрмәт иткән оешма сатып алучы яклы булачак, - диде Розалия Арсланова.
Комментарийлар