16+

Йортны фатир хуҗалары акчасына гына ремонтлау-үтәлми торган бурыч

Күпфатирлы йортны аның хуҗалары хисабына гына төзекләндерү үтәлми торган бурыч.

Йортны фатир хуҗалары акчасына гына ремонтлау-үтәлми торган бурыч

Күпфатирлы йортны аның хуҗалары хисабына гына төзекләндерү үтәлми торган бурыч.

Мәсәлән, биш катлы дүрт подъездлы йортны яңарту өчен 24,3 млн сум кирәк булачак, ә шундый ук 9 катлы йортта лифтларны алыштыруны исәпкә алсак - 41,958 млн сум кирәк булачак. Моның чаклы акчаны туплау өчен 70 ел кирәк булачак, дип белдерде дәүләт торак комплексы начальнигы — республиканың баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов.

- Теге яки бу йортны капиталь ремонтлау өчен күпме акча кирәк. Әгәр бу комплекслы ремонт, икән, ул үз эченә түбә һәм фасад ремонтын, җылыту системаларын, нигезне ремонтлауны һәм башкаларны үз эченә алачак. Әйтик, 1800 квадрат метрдан артык мәйданлы ике катлы дүрт подъездлы йортны ремонтлыйсы булса, аңа 18 миллион 810 мең акча таләп ителә. Әмма бу 2022 ел бәяләре буенча. Әлеге мәйданны исәпкә алып, милекчеләр үзләре ремонт өчен акча тупласа, аларга 100 елдан артык вакыт кирәк булачак, — дип сөйләде ул.

16 катлы күпфатирлы йортны ремонтлау өчен фатир хуҗаларына 40 ел кирәк булачак. Эшләр 60 млн. сум дип бәяләнә.

Реклама

Сергей Крайнов 2008 елдан 2023 елга кадәр Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 90 млрд сумнан артык акча тотылуы турында да сөйләде. Ел саен бу максатларга республикада 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Бүгенге көндә Татарстан йортларындагы фатир хуҗалары капиталь ремонт максатларында бер «квадрат» өчен 6,95 сум акча түли. 2024 елның 1 гыйнварыннан бу сумма 7,7 сумга кадәр артачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading