16+

“Йөз яшьтә яшь бит әле без”, – ди сугыш ветераннары

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап, Казанда 8 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашында тантана булды.

“Йөз яшьтә яшь бит әле без”, – ди сугыш ветераннары

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап, Казанда 8 майда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашында тантана булды.

Чарага Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, министрлар, чит илләр консуллыклары хезмәткәрләре, депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре килде.

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән йөрәк түреннән котлыйм сезне! – дип мөрәҗәгать итте залдагы халыкка Рөстәм Миңнеханов. – Җиңү көне һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу – халык даны, горурлыгы һәм кайгысы көне. Сугыштан соң күбрәк вакыт узган саен Бөек Җиңүнең дөньякүләм-тарихи зур әһәмияте тагын да ачыграк күренә. Бүген без яу кырында үлемгә каршы барган ветераннарны, армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Сугыштан соң илне хәрәбәләрдән күтәргән кешеләргә рәхмәт әйтәбез. Яу кырында һәм сугыштан соң һәлак булган геройларга мәңгелек дан. Аларның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Сезнең ышаныч һәм Ватанга тугрылык безнең өчен һәрвакыт югары әхлаклылык һәм чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып торыр. Яшь буынны данлы халык-җиңүчеләр үрнәгендә тәрбияләп үстерү – безнең бурыч.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашкан һәм хәзер дә катнашучыларга аерым мөрәҗәгать итте.

– Бүген Россиянең Кораллы көчләре махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатен, бәйсезлеген яклап көрәшә. Ватанга тугрылыклары һәм батырлыклары өчен геройларыбызга рәхмәт! – диде ул.

Күрсәткән батырлыклары өчен Владимир Козинга үлеменнән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә медальләр тапшырылды. Татарстанда 22 завод сугыш елларындагы фидакяр эшчәнлекләре өчен хезмәт даны предприятиесе исемен йөртә. Быел әлеге исемгә “Радиоприбор” заводы белән “Татарстанның агач эшкәртү предприятиесе” лаек булды.

– Менә монда сәхнәдә сугыш ветераннары:”Йөз яшьтә яшь бит әле без”, – диләр. Рәхмәт көр күңелле ветераннарыбызга! – дип, әйтеп куйды Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның сәнгать осталары концертында концлагерь газапларын кичергән Вера Бакееваның гармунга кушылып җырлавы тамашачы күңелен тетрәндерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading