Форум кысаларында 200 чара оештырыла. Ислам илләре вәкилләре сәнәгать, транспорт һәм логистика, мәдәният һәм мәгариф, медицина һәм яшьләр, Ислам банкингы, хәләл продукция җитештерү өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак. Йөздән артык хезмәттәшлек килешүе кабул ителәчәк.
Баш батырга- мотоцикл
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Максим Денисов әйткәнчә, Казан форумы кысаларында башкалада ислам дәүләтләре командалары арасында футбол буенча фиджитал уеннар, хоккей бәйгесе бара инде.
Россиянең көрәш федерациясе билбау көрәше бәйгесе үткәрә.
—Бәйгенең финал өлеше 21 майда Болгарда була, анда 100 көрәшче бил алыша. Баш батырга тәкә һәм мотоцикл бүләк итеп бирелә,- диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Комментарийлар