16+

Казан циркында тамашаны гади казанлылар күрсәтәчәк

Казан циркында 2024 елның май ае урталарында казанлылар катнашында беренче тамаша булачак.

Казан циркында тамашаны гади казанлылар күрсәтәчәк

Казан циркында 2024 елның май ае урталарында казанлылар катнашында беренче тамаша булачак.

— Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдимендә циркка Казан кешеләре дә җәлеп ителде. Аренада чыгыш ясарга теләүчеләрдән 224 гариза керде. Шулардан 21 “артист” сайлап алынды. Алар спортчылар да, элек циркта эшләгән хезмәткәрләр дә түгел, ә нәкъ менә гап-гади кешеләр,-диде Россиянең атказанган артисты Карина Багдасарова “Татар-информ” агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Казан дәүләт циркы директоры Эльмира Булатова сөйләгәнчә, хәзер казанлылар профессиональ артистлардан жанглер, этләрне һәм попугайларны өйрәтүче, акробат, иллюзионист, клоун булу дәресләре ала.

— Тамашада катнашачак казанлыларның берсенә дә хезмәт хакы түләнми. Алар “циркта чыгыш ясасаң иде” дигән балачак хыялларын тормышка ашырыр өчен килгән,- диде Эльмира Булатова.

Циркта уйнаячак казанлылар 21 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр, араларында күп балалы әниләр дә бар. Россиянең атказанган артистлары Карина белән Артур Багдасаровлар Казанны бик ошатканлыкларын кат-кат әйттеләр.

— Европада бүген дә күп кенә шәһәрләрдә цирклар чатырдан гына гыйбарәт. Казан циркы кебек мәһабәт һәм уңайлы бина Россия төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә юк. Бу “оча торган тәлинкәне” кемнәр уйлап тапкандыр?!-дип, соклануын белдерде Артур Багдасаров.

Заманында танылган артист Юрий Никулин да:”Казан циркында чыгыш ясавымны бәхет саныйм”,- дип әйткән булган.

Тарихка күз салсак, СССРда 1950 елларда космос-галәм тематикасы әдәбиятта һәм архитектурада да чагылыш тапкан. Архитектор Мөнир Хәйруллин Казан циркы өчен “Сатурн” дигән проект эшли. Ләкин, ул вакытта “Союзгосцирк” Казанга Ярославль шәһәрендәге цирк бинасы проектын җибәргән була.

“Татаргражданпроект” институты директоры Үзбәк Алпаровның тәвәккәллеген онытырга ярамый. Аның рөхсәтендә Казанда 1963 елда архитектор Мөнир Хәйруллин проекты буенча цирк төзелә башлый, бина 1967 елда сафка бастырыла. Бинаның нигезе дә, яртылаш диварлары да “Ярославль циркы” дип алдашып төзелә. “Без инде үзебезнең “тәлинкә циркка” гашыйк булдык. Шунлыктан, проекттан баш тартмас өчен төрле хәйләгә барырга риза идек”,- дигән Үзбәк Алпаров.

 Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә Казан циркы -“оча торган тәлинкә” республиканың архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading