16+

Казан ЗАГСы яшьләргә оффлайн танышулар оештырачак

2023 елда Казанның ЗАГС идарәсе тарафыннан 52 931 акт төзелгән, алар арасында иң күп өлешне – 37 процентны бала тууны теркәүләр алып тора.

Казан ЗАГСы яшьләргә оффлайн танышулар оештырачак

2023 елда Казанның ЗАГС идарәсе тарафыннан 52 931 акт төзелгән, алар арасында иң күп өлешне – 37 процентны бала тууны теркәүләр алып тора.

Никахлар өлешенә 22 процент туры килә.

-    Барлыгы 2023 елда Казан шәһәрендә 19 314 бала тууы теркәлде, бу 2022 елдагыга караганда 610 балага күбрәк. Бүген ЗАГС идарәләре заманадан калышмыйча, үз эшенә яңа технологияләрне кертә. Алар белешмә һәм документларны алуны җиңеләйтә, - дип сөйләде Казан шәһәре башкарма комитетының гражданлык хәлләре актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина.

Узган елда башкалабызда 11 743 пар гаилә корган. Алга таба никахлар санын “туй туризмы” хисабына арттырырга ниятлиләр. Башка төбәкләрдән килүчеләр арасында нәкъ менә Казанда никахларын теркәргә теләүчеләр шактый булыр дип уйлыйлар. Бу максаттан ЗАГС идарәсе Туризмны үстерү комитеты белән коллаборацияләр оештырырга җыена.

Яшь парларны туйларын Казанда үткәререгә кызыктыру өчен никахны башкаланың матур истәлекле урыннарында теркәү мөмкинлеге бирелә, къчмщ регистрация үткәрү локацияләре саны арттырыла.  Матур бәйрәм даталарында туй үткәрүләр шулай ук бик популяр. Җәй айларында никахлашырга теләүчеләр артуны исәпкә алып, быел дәүләт регистрацияләрен пәнҗешәмбе, җомга, шимбә генә түгел, чәршәмбе көннәрендә дә үткәрү карары кабул ителгән.

ЗАГС идарәсен яшьләрнең гаилә коруны кичектерү мәсьәләсе борчый. Яшьләр өчен бүген оффлайн танышу мәйданчыклары аз булуы шуның бер сәбәбе дип санала. Шуңа күрә элеккеге танышу традицияләрен кайтарырга: вузара чаралар үткәрергә, яшьләр арасында популяр булган урыннарда тиз танышу кичләре оештырырга ниятлиләр. 

-    Бүген гаилә кору яше арта бара. Парлар уртача 28-30 яшьтә никахлаша. Бу безнең өчен проблема. Чөнки шул рәвешле яшь гаиләләрдә балалар тууы да кичектерелә, - ди Елена Студеникина.

Фото: https://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading