16+

Казанда яшь гаиләләр фестивалендә нинди яңалыклар көтелә?

Мәйданга керү ирекле, катнашу өчен алдан теркәлү кирәк

Казанда яшь гаиләләр фестивалендә нинди яңалыклар көтелә?

Мәйданга керү ирекле, катнашу өчен алдан теркәлү кирәк

12 ноябрь көнне Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә яшь гаиләләр фестивале узачак. Мәйданчыкта шәһәр халкы квизларда һәм конкурсларда катнаша алачак., дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Мәсәлән, кунакларга гомуми бюджетны рациональ куллану нигезләре турында сөйләячәкләр. Очрашулар барышында никах килешүе турында сөйләшәчәкләр, ә яшь гаиләләр ныклы гаилә кору серләре белән уртаклашачаклар. Конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Мәйданга керү ирекле, катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Кунакларны фудкорт янындагы төп сәхнәдә 12:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр, Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча көтәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

Проект ведомство грантлары конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде. Яшь гаиләләр фестивален Республика Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты, «Татарстан әниләре җәмгыяте» АКБО оештырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading