16+

Казанда яхталар өчен ягулык салу станциясе юк

Елена Бондаренко, “Җәмәгатьчелек фикере-Татарстан” фонды директоры урынбасары:

Казанда яхталар өчен ягулык салу станциясе юк

Елена Бондаренко, “Җәмәгатьчелек фикере-Татарстан” фонды директоры урынбасары:

 — Казанда төрле милләт вәкилләре дуслыкта яши. Ислам һәм христиан диннәре арасында татулык хөкем сөрә. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәве янәшә тора. Татарстандагы тыныч тормыш рәвеше, әлбәттә инде, башкаларны үзенә җәлеп итә, кызыксыну уята.

Казан үзенең кунакчыллыгы, халкының ачык йөзле булуы белән дә дан тота. Казанның табигате дә искиткеч матур бит. Казансу, Идел елгалары, Кабан күлләре. Элек туристлар 1-2 көнгә генә килә иде, ә хәзер бер атнага якын булалар, “Казанны яраттык, тагын киләбез”,-дип, матур фикердә китәләр.

Елга флотын үстерү зарур әле, чөнки туристлар елга экскурсияләренә дә мөрәҗәгать итә. Яхталарында сәяхәт итүчеләр өчен Казан елга порты янында ягулык салу станциясе төзү кирәк. Хәзергә сәяхәтчеләр үзләренең яхталарына ягулыкны савытларга салып, шәһәрдән алып килергә мәҗбүр. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading