Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә гражданнар җыеннары, хезмәт коллективларында утырышлар бара. Казан шәһәр Думасы депутатлары Киров һәм Мәскәү районнары халкы белән очрашты. Башта Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы урынбасары Денис Сугоняко үзләрендә башкарылган эшләр белән таныштырды.
— Узган ел күп фатирлы 17 йорт сафка бастырылды. Авария хәлендәге 42 йорттан 1256 кеше яңа фатирларга күчерелде, күп фатирлы 41 йортка капиталь ремонт ясалды, 101 ишегалды төзекләндерелде, тагын күп фатирлы 250 йортка комплекслы төзекләндерү үткәрү планлаштырыла. Восход, Энергетиклар, Короленко урамнарындагы юлларда яңа асфальт түшәлде. Горький шоссесына янәшә юл төзелә. Бистәләрдә 9 урында көнкүреш чүпләрен туплау мәйданчыгы яңартылды. Районнарда 9 мең агач һәм 1,5 мең куак утыртылды. “Салават күпере” торак комплексында парк барлыкка китерелде, анда 300 төп агач утыртылды. “Сад рыбака” скверына да төзекләндерү башкарыла. 7 мәктәптә һәм гимназиядә ашханә ремонтланды, Адмиралтия бистәсендәге “Вертолет” үсмерләр клубы яңартыла, - диде Денис Сугоняко.
Мобилизациягә алынганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә, аларның балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балалары бушлай тукландырыла. Татарстанның һөнәри берлекләре федерациясе рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты Елена Кузьмичева махсус хәрби операция үткәрелгән вакытта бердәмлекнең аеруча мөһимлеген, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарга ярдәм күрсәтү зарурлыгын басым ясап сөйләде.
— Татарстан җитәкчелеге милләтара һәм динара дуслыкка нык әһәмият бирә. Милләтара дуслыгыбыз, хезмәт сөючәнлегебез нәтиҗәсендә Татарстан алга бара, икътисадта тотрыклылык саклана, - диде Елена Кузьмичева.
Казан шәһәр Думасы депутаты Михаил Кузнецов узган ел үзенең депутат эшчәнлеген республикада Цифрлаштыру елы шигарендә алып барганлыгын әйтте.
- Хәзер мобилизациягә алынганнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыруга алындым. Киров һәм Мәскәү районнары халкы, предприятиеләр, кече һәм урта бизнес ярдәм җыюга ихластан кушылды, моның өчен зур рәхмәт! - диде Михаил Кузнецов.
Полициянең участок вәкаләтле вәкиле Әмир Новиков гражданнарны игътибарлы булырга, хокук бозулар турында шунда ук полициягә хәбәр бирергә киңәш итте.
Районнар халкы депутатлардан медицина учреждениеләрен һәм ишегалларын төзекләндерүне дәвам итүне, ишегалларын машиналардан бушату максатында күп катлы гаражлар төзүне сорады.
Комментарийлар