16+

“Киләчәгебез сезнең кебек кешеләрдә”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.

“Киләчәгебез сезнең кебек кешеләрдә”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.

– Унике ел дәверендә уза бу җыен. Бик дөрес эш формасын таптык дип уйлыйм. Нигезебез авылда, ә авылның эчтәлеге сездә – эшмәкәрләрдә. Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк, башка кешеләргә дә эш бирәсез. Татарлыкны югалтмыйсыз, әле безгә читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Киләчәгебез дә сезнең кебек кешеләрдә, һәммәгезгә зур рәхмәт. Шушы юнәлештә эшне алып барырга кирәк, – диде ул.

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов “Татар базары” ярминкә-күргәзмәсе белән танышкан иде. Аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, бер илдә дә мондый тәмле ризыкларны пешерә алмыйлар, сез генә булдыра аласыз, диде.  Шул ук вакытта хәрбиләрне онытырга тиеш түгеллегебезне дә искәртте. 

– Ил алдында җиңү максаты тора. Һәрберегез көчтән килгәнне эшлисез, егетләребезгә ярдәм күрсәтәсез. Безнең бер юл, без җиңәргә тиеш, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында да актив катнашырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading