16+

Кимендә 100 ел хезмәт итәчәк күпер – бәйрәм бүләге булды

30 августта Саескан Тавы авылы янәшәсендә Кама елгасы аша күпернең икенче чираты ачылды.

Кимендә 100 ел хезмәт итәчәк күпер  – бәйрәм бүләге булды

30 августта Саескан Тавы авылы янәшәсендә Кама елгасы аша күпернең икенче чираты ачылды.

Күпернең беренче чираты 2002 елда файдалануга тапшырылган иде. Әле хәзер дә аның аычлышына килгән кешеләрнед шатлыктан күз яше белән елаганнары хәтердә. Кама аръягында яшәүчеләр дә Казанга барырга булса, төнге 12-1 дә чыгып китеп паромга чиратка басуларын, яз башында бозлы су ерып чыкканнарын әле дә хәтерлидер. Хәтерли һәм күпер аша чыккан саен аны төзүчеләргә рәхмәт әйтүчеләр барлыгын төгәл беләм.

Хәзер инде юл тагын да киңәйде. Ундүрт елдан соң янәшә күпер дә сафка басты. Проект 4 миллиард 534 миллион 900 мең сумга төшкән. Ике күперне төзүгә 8 миллиард 700 миллион сумнан артык акча тотылган. Әлеге күпер корылмаларнының гомум озынлыгы 14 чакрым, Чулман елгасы өслегендәге өлеше 1608 метр.

- Күпер йөз ел хезмәт итәчәк, - дип гарантия бирде генераль подрядчы - "Каздорстрой" предприятиесе җитәкчесе Равил Гарипов.

- Кама елгасы республиканы ике өлешкә бүлеп тора. Күп еллар паром кулланылды. Бу күпер М-7 белән М-5 федераль автотрассаларын ялгый. Төзелешне гамәлгә ашырудагы ярдәмнәре өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт! Корылма илгә һәм халыкка хезмәт итсен. Бу төзелеш тулысы белән "Маде ин Татарстан" (Татарстанда ясалган - ред.), - диде тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.



- Күпер Татарстан көне бәйрәменә бүләк булсын, - дип дәвам итте Россия транспорт министры Максим Соколов. - Бу федераль әһәмияттәге күпер, ул Европа белән Көнбатыш Кытайны ялгаучы автомагистральнең бер участогы. Татарстан, юлларның сыйфаты буенча, илдә әйдаманнарның берсе. Казанда Универсиадага әзерлектән башлап, Татарстанда соңгы елларда юл төзелешендә башкарылган эшләр динамиканың бик яхшы булуын күрсәтә.

Министр Максим Соколов Кама агломерациясендә, ягъни Кама аръягы сәнәгать зонасында юллар төзелешен федераль һәм республика бюджетлары хисабына алып бару буенча пилот проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Президенты белән сөйләшүләре турында әйтте. "Бу идея Россия Федерациясе Президентына һәм Россия хөкүмәте рәисенә җиткереләчәк",

- диде ул.



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия транспорт министры Максим Соколов 30 августта Яшел Үзән шәһәрендә тимер юл аша салынган юл чишелешен ачу тантанасында да катнаштылар.



ФОТО: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading