16+

«КышДаКар-фест» фестивале быел кыш ике мәйданчыкта узачак

Продукцияне эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар тәкъдим итә алачак.

«КышДаКар-фест» фестивале быел кыш ике мәйданчыкта узачак

Продукцияне эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар тәкъдим итә алачак.

Казанда «КышДаКар-фест» кыш фестивале узачак, анда шәһәрнең кече һәм урта бизнес вәкилләре, Татарстан районнарыннан шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар катнаша ала. 

Казан үзмәшгульләренә «Мин бит инде ул – Татарстан» яңа ел ярминкәсендә сәүдә урыннары биреләчәк.

Сату йортлары берьюлы ике мәйданчыкта барлыкка киләчәк: Киров исемендәге бакчада һәм Бауман урамында. Киштәләрдә кунаклар яңа ел бүләкләрен һәм кулдан эшләнгән сувенирлар таба, кайнар татар чәен, Европа глинтвейнын һәм пешкән тәм-томнарны татып карый алачак.

Катнашу өчен гаризаны 20 нче декабрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Үрнәк сылтама буенча күрсәтелгән. Анкеталар Anna.Strelkova@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 26 нчы декабрьдә игълан ителәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты. 

Фестиваль 29 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр уза. Бауман урамындагы сәүдә йортлары – 10:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр, Киров исемендәге бакчада 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Тулырак мәгълүматны +7(843) 223-23-70 (эчке 80324) телефоннары буенча белергә мөмкин. 

Узган сезонда «КышДаКар-фест»та эшмәкәрләр 6 млн сумга якын продукция саткан. Сәүдә мәйданчыклары шәһәрнең төп чыршысы урнашкан «Казан» гаилә үзәге янында һәм Бауман урамында оештырылды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading