Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма. Коткаручылар халыкны шулай дип кисәтә.
Скопировать ссылку
Язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма. Коткаручылар халыкны шулай дип кисәтә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов әйтүенчә, март салкыннарына һәм тоташ бозлыкларга карамастан, сулыкларда куркыныч урыннар инде барлыкка килә.
– Кече елгаларның өске өлешендә боз җимерелү процесслары башланды, күперләр кыш көне дә куркыныч, ә хәзер алар астындагы боз ышанычсыз. Инешләр елгаларга коя торган урыннар да куркыныч, – дип, спикер 03 мартта Иске Победилово торак массивында булган хәлне искә алды.
Идел елгасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, һава мендәре судносын кулланып, кар мотоциклында боз астына төшеп киткән ике кешене коткарган.
Комментарийлар