Казанда 22-25 ноябрьләрдә Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6) “Россия-Кытай” спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышлар үткәрелә. Спорт тамашасын карарга керү бушлай.
Скопировать ссылку
Казанда 22-25 ноябрьләрдә Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6) “Россия-Кытай” спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышлар үткәрелә. Спорт тамашасын карарга керү бушлай.
— Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, Россия белән Кытай арасында спорт аралашуы елы бара. Россия белән Кытай күптәнге стратегик хезмәттәшләр. Казанда спорт гимнастикасы буенча бәйге оештыруны Татарстанның спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев тәкъдим итте. Бу идеяне Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы да хуплады, - диде республиканың спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Ярышларның баш хөкемдары Любовь Ботова һәм тренер-укытучы Мария Синцова таныштырганча, 13-16 яшьләрдәге үсмерләр спорт гимнастикасының 14 төреннән көч сынаша. Россиядән -39, ә Кытайдан 24 спортчы була. Россия җыелма командасы составында Татарстаннан Матвей Занин чыгыш ясый. Ачу тантанасы 22 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә, ә ябу тантанасы 25 ноябрьдә 16.30 сәгатьтә була. Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия спорт гимнастикасы федерациясе башлыгы Василий Титов, шулай ук Кытай Халык Республикасының спорт гимнастикасы федерациясе вәкилләренең катнашуы көтелә.
“Россия-Кытай” спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышларның директоры Наилә Сәйфетдинова әйткәнчә, зур мәдәни программа да әзерләнә.
Комментарийлар