Казан районнарындагы базарлар территориясендә агропредприятиеләр белән фермерлар һәр шимбәдә кече ярминкәләр оештыра. Фермерлар өчен махсус төзелгән тимер чатырларда сәүдә көн саен бара.
- Кукмара районының Адай авылында ирем Айдар белән бергәләп кәбестә, суган, кишер үстерәбез. Маллар да асрыйбыз. Казанга ярминкәләргә бик теләп киләбез, - ди Илнария Шакирова.
Яңа Савин районындагы базарда Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех очрады.
- Тула өлкәсендә булып кайткан идем, аларда азык-төлек бәяләре бездәгегә караганда шактый кыйбат, - диде җырчы. - Татарстан җитәкчелегенең шушындый ярминкәләр оештыруын хуплыйм. Бәяләр кибеттәгедән арзан, ә иң мөһиме - республикада җитештерелгән продукцияне ышанып сатып алабыз. Агропредприятиеләргә, авыл хезмәтчәннәренә чын күңелемнән рәхмәт! Җаның ни тели - шул бар. Хөкүмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләргә дә ярдәм күрсәтсен иде.
Чатырлар урнашкан адреслар:
- Фучик урамы, 64;
- Липатов урамы, 7;
- Зәкиев урамы, 12;
- Дементьев урамы, 7;
- Беломорская һәм Гудованцев урамнары чаты;
- Батыршин урамы, 20;
- Лаврентьев урамы, 10.
- Сәүдә иртәнге 7.00дән көндезге 12.00гә кадәр.
«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз
Комментарийлар