16+

Лондон белән Прага спортчылары Казанга соклана

Татарстан башкаласында, спорт тарихында түге мәртәбә үткәрелүче, “Киләчәк Уеннары” халыкара турниры бара. Ул 3 мартка кадәр дәвам итә.

Лондон белән Прага спортчылары Казанга соклана

Татарстан башкаласында, спорт тарихында түге мәртәбә үткәрелүче, “Киләчәк Уеннары” халыкара турниры бара. Ул 3 мартка кадәр дәвам итә.

Россия Премьер-министры урынбасары Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, “Киләчәк Уеннары”н ачу тантанасын һәм аерым төрләрдәге бәйгеләрне интернеттан инде 1 миллиардтан артык кеше караган. Бәйгеләрне тамаша кылырга 98 мең кеше килгән. 

Фиджитал-скейтбординг бәйгесендә катнашучы Алекс Цунха (Лондон) белән Владимир Банар (Прага) Казандагы “Киләчәк Уеннары” турнирыннан бик канәгать булуларын әйттеләр.

Роботлар көрәшендә – Һиндстан, Dota2 бәйгесендә – Кытай, фиджитал-хоккейда һәм танкларның компьютер бәйгесендә – Россия командалары җиңүләргә иреште инде.

Бәйгеләрнең һәм тамашачылар өчен компьютер уеннарының күпчелеге “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. “Җиңү проспекты” метро станциясе яныннан “КазанЭкспо”га бушлай шаттлл-автобуслар йөреп тора, шулай ук электричкаларда да барырга мөмкин.

“Җиңү проспекты” метро станциясе тукталышыннан китү вакыты: 8.30, 10.30, 12.00, 13.30, 14.30, 15.30, 17.30, 19.00.
“Казан Экспо”дан кайту вакыты: 11.15, 12.45, 15.00, 16.30, 18.25, 20.00, 21.25, 22.15.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading