16+

Мамадышта чынлап торып сугышачаклар

12-13 август көннәрендә Мамадыш районының Урта Кирмән авылында “Гасырлар сугышы” беренче бөтенроссия тарихи рекострукция фестивале була. Чара Рим империясенең чәчәк ату дәвере һәм Россия дәүләтендә Укчы гаскәрләрнең формалашу чорына (17 нче гасыр) багышланган.

“Путешествие в прошлое” җәмгыяте башкарма директоры Алексей Кокурин сүзләренчә, алар өчен ике зур мәйданчык әзерләнә. Көненә ике тапкыр ике төрле чор үзара көрәшкә чыгачак. 

Фестиваль кунакларын, иң яхшы тарихи реконструкция клублары чыгышларыннан кала, бик зур концерт программасы, мастер-класслар, лекцияләр һәм интерактив мәйданчыклар да көтә. Шунда ук хәрби лагерьларны, кыр кухнясын һәм һөнәрчеләрнең остаханәләрен дә күреп булачак. 

“Гасырлар сугышы” фестивале Мамадыш өчен вакыйга туризмы булып тора. Бу да районга туристлар җәлеп итүнең бер ысулы. Мондый чара әле Мамадышта булганы юк иде. Килгән кунаклар өчен элеккеге чор атмосферасын тудырырга вәгъдә итә оештыручылар. 
Кирмән авылы да юкка гына сайлап алынмаган. Андагы иң борынгы табылдыклар урта гасырларга карый.

Фото: //vk.com/greatbolgar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading