16+

Махсус хәрби операциягә – хәйрия ярминкәсе

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы хатын-кызлары көн саен диярлек кичләрен мәдәният йортына җыелышып, махсус хәрби операция өчен яшеренү челтәрләре үрә.

Махсус хәрби операциягә – хәйрия ярминкәсе

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы хатын-кызлары көн саен диярлек кичләрен мәдәният йортына җыелышып, махсус хәрби операция өчен яшеренү челтәрләре үрә.

Эшли торгач, үзләрендәге һәм авылдашлары да кайтаргалый торган яшел тукымалары бөтенләй бетте. Яшел тукыманың да бит әле ялтырамый торганы булырга тиеш. Юлсубино мәктәбе мәсьәләне чишүнең бер юлын уйлап тапкан. “Без сезнең белән!” дигән ватанпәрвәрлек чарасында хәйрия ярминкәсе дә оештырган. Беренче өлештә укучылар Россия һәм Татарстан гимннарын башкарган, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган җырлар җырлаган, шигырьләр укыган.

— Ата-аналар үзләре пешергән ризыкларын, җиләк-җимеш кайнатмаларын, тозлаган яшелчәләрен, шулай ук кибеттән көнкүреш товарларын алып килде. Продукцияне урнаштырыр өчен өстәмә өстәлләр чыгарылды, хәтта. Ата-аналарга активлык һәм бердәмлек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт! Ярминкәдәге әйберләр берсе дә калмады, бөтенесе сатылып бетте. Кергән 14 мең сумнан артык акча яшеренү челтәрләре өчен тукымалар сатып алырга тотылачак,-ди мәктәп директоры Нияз Гарипов.

Балтачтан берничә ир-ат һәм егет мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл халкы аларның исәнлегенә дога кыла, махсус хәрби операциягә төрлечә ярдәм оештыра. Өлкәннәрдәге шушы бердәмлек һәм рухи ныклык балаларга ватанпәрвәрлек хисләре булып күчә.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу язманы укыганда кузлэрдэн яшь килде, бер ялгансыз менэ ,ир-егетлэребезгэ исэн-имин ойлэренэ эйлэнеп кайтырга язсын ходаем!

    Мөһим

    loading