Казан янында гына (шәһәрнең эчендә үк диярлек) Ремплер дигән авыл бар. Бигрәк сәер исем бу. Нигә шулай дип атаганнар аны? Шуны белешеп кайтырга булдык әле. Ремплер башкалага терәлеп торса да, Яшел Үзән районына керә икән.
Ул Тэц урамыннан Осиновога бара торган юл буенда урнашкан. Дөрес, монда асфальт булса, авыл эчендә вак таш кына җәелгән. Ремплерга керә торган җирдә кибет каршы ала. Элегрәк халык сусызлыктан зарлана иде, хәзер анда яңа су башнясы урнаштырдылар кебек.
Ремплерда яшәүче Валерий Архипов белән авылның тарихы турында сөйләштек. Аның әйтүенчә, мондагы җирләр элеккеге вакытларда патшаныкы дип саналган. Буш ятмасын һәм акча китерсен өчен аны теләгән кешегә арендага биргәннәр. Шул рәвешле 1899 елда бу җирләрне милләте буенча немец булган Георгий Эвольдович Ремплер дигән кеше алган. Ул 1879 елда Польшада туган, документларны аны “Пруссия гражданины” дип йөрткәннәр. Килешү буенча эшмәкәр җирләрен субарендага да бирә алган.
Шуны кулланып, 1904 елда Ремплер кайбер кишәрлекләрен теләгән кешегә эшкәртергә биргән. Әлбәттә инде, тегеләр аңа моның өчен акча түләп торган. Тарихи документларга күз салсак, нәкъ менә шушы вакытларда хәзерге Чувашиянең Цивильск ягыннан берничә кеше шушы җирлеккә килеп төпләнә. Валерий Архипов сүзләренчә, алар арасында М.Н.Воронов дигәне дә була, якында гына урнашкан Воронино авылы аның исеме белән аталырга мөмкин. Ремплерны икенче төрле “Чуаш хуторы” дип тә йөртәләр икән.
Революциядән соң Георгий Эвольдович беркая да китмәгән, шушы җирлектә умартачылык белән шөгыльләнгән. Ә инде 1930 елда аны кулак дип таныйлар.
– Бу Ремплер авылга үзе исемен биргән мени соң? – дип, сорарга булдым тарих белгеченнән.
– Юк инде, үзе артыннан йөрмәгән. Ул чорларда шундый нәрсә булган: кем җирләр белән идарә итә – шул хуҗа саналган. Кем хакимияткә ия – шуның исем-фамилиясе белән авылны атап йөрткәннәр. Әйтик, завод-фабрикаларны гына алыйк, аларга элеккеге директорларның исемен кушканнар. Халык бит субаренда өчен акчаны нәкъ менә Ремплерга түләгән, ул инде, үз чиратында, патша казнасына, гади кеше тегеләрне белмәгән дә, алар өчен иң зур түрә Георгий булган, – дип, җаваплады Архипов.
Аның сүзләренчә, элеккеге вакытларда Ремплер тирәсендә бернинди дә җитештерү предприятиесе булмаган, монда фәкать җир эшкәрткәннәр. Шунысы кызык, нинди төре белән шөгыльләнергә яраганлыгын ачыклаучы документ та булган, анда, хәтта, басуларга никадәр тирес кертергә кирәклеге дә язылган. Авылда инде 19нчы гасырлардан бирле чуашлар яшәгән. Валерий Архипов укыган вакытта чуаш теле дәресе дә кергән. Шунысы аңлашылды, советлар союзы заманында Ремплерда башлангыч мәктәп эшләп килгән. Дөрес, хәзер ул юк инде.
Героем әйтүенчә, авылда чоры белән 120дән алып 350гә якын кеше яшәгән булган. Илдәге вазгыятькә карап, халык саны да үзгәреп торган. Казанда зур заводлар төзелә башлагач, күп кеше башкалага күченеп киткән. 1931 елда Ремплерда үзендә 51 хуҗалыкны туплаган “Красный чувашин” дигән колхоз барлыкка килгән. Ә инде ике елдан соң “Хутор Воронина” дигәне эшли башлаган. 1953 елда аларны бергә кушып, Ворошилов исемендәге колхоз төзелгән. Ул 1960 елларга кадәр эшчәнлеген алып барган. Аннары “Юдинский” совхозы булган. Хәзерге вакытта эшләп килә торган “Майский” оешмасы соңыннан Ремплер авылы, шулай ук тагын берничә торак пунктның зур гына кишәрлекләрен үзенә алган. Якын тирәдәге кайбер җирләр бер бай кулына төшкән, аннары ул аларны төрле төзелеш оешмаларына саткан, хәзер инде монда төрле торак комплекслар сафка баскан. “Салават күпере” дә шул колхозлардан калган җирдә урнашкан.
Осиново авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин әйтүенчә, бүген Ремплерда 110 хуҗалык исәпләнә, анда 272 кеше яши. Халыкның барысы да диярлек Казанда эшли икән. Авылның урамына вак таш җәелгән, кереп булмаслык җирләр юк. Балалар Осиноводагы мәктәпләрдә укыйлар, аларны көн саен автобус йөртә. Шунысын әйтергә кирәк, элеккеге миллионер-колхозның эзе дә калмаган. Әйе, яшиләр, әмма алар һәрвакыт башкалага таба карыйлар. Шулай инде, хәзер немец Ремплер юк бит. 




Рәсим Хаҗиев.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Элек мондый авылларны " алман бистәсе" дип йөрткәннәр. Казанда алман рухы белән сугарылган бер ничә бистә бар.
0
0