16+

Җомга, шимбә һәм якшәмбедә юлларга чыкмагыз: көчле бураннар көтелә

Республикада 15, 16 һәм 17 гыйнвар көннәрендәге бураннар вакытында килеп чыккан юл-транспорт аварияләрендә 8 кешенең гомере өзелде.

Җомга, шимбә һәм якшәмбедә юлларга чыкмагыз: көчле бураннар көтелә

Республикада 15, 16 һәм 17 гыйнвар көннәрендәге бураннар вакытында килеп чыккан юл-транспорт аварияләрендә 8 кешенең гомере өзелде.

Аксубай районында 15 гыйнвар көнне килеп чыккан юл һәлакәтендә 2 кеше үлде, берсе имгәнде. Шул ук көнне Алексеевск районындагы автоһәлакәттә 1 кеше үлде. Тукай районында 17 гыйнварда булган юл авариясендә янә 2 кешенең гомере өзелде, 4 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алды. 

— Авариягә юлыккан автоһәвәскәрләрнең транспорт чарасын идарә итү стажлары 1-2 ел гына булган. Фаҗигагә һава шартларының кискен начарлануы да этәргән, әлбәттә. Буран сәбәбендә иң катлаулы хәлләр М-7 “Волга” федераль трассасында күзәтелде, аерым участокларда транспорт бөкеләре хасил булды. Буранда юлда калган автомобильләрне чыгару чаралары күрелде. МЧС хезмәткәрләре белән берлектә юлда калган кешеләргә 300 берәмлек азык-төлек тупланмасы, су һәм бензин китерелде. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды азык-төлек өләшү. Шулай ук, М-12 “Восток” түләүле автотрассасының да Татарстан өлешендә хәрәкәт ябып торылды, карга баткан машиналарны чыгару чаралары күрелде, кирәкле ярдәм җиткерелде. М-12 автотрассасында транспорт хәрәкәте 17 гыйнвардан кабаттан торгызылды,-диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бураннар, көчле җил һәм кар яву көтелә. 

— Бик тә зур ихтыяҗ тумаган очракларда, кешеләрнең бу атнаның җомга, шимбә һәм якшәмбесендә автомобильләрдә ерак юлларга кузгалмауларын сорыйбыз. Мәктәп укучылары катнашындагы спорт бәйгеләре киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр кичектерелде. Кыш көне юлга чыкканда транспорт чарасының төзек булуы, тормоз-туктату механизмнарының эшләве зарур,-дип искәртте Айрат Сәмигуллин.
 Ерак юлга чыкканда бензин, азык-төлек һәм су запасын хәстәрләп чыгу да хәерле.
Куен дәфтәренә:
Юлларда кыен хәлләрдә калган очракларда 112 телефоны аша -  бердәм коткару хезмәтенә, шулай ук 8(843) 291-91-91 телефоны аша -  республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading