Оештыручылар акциядә катнашучыларның киемнәрендә алсу төс өстенлек итәр дигән нияттә. Иң матур дип табылган образ ияләрен бүләкләр көтә. Шунда ук «Татар Барби»е белән «Татар Кен»ы өчен дә махсус номинация каралган.
Акцияне «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале белән «Миллиард.Татар» проекты оештыра. Аның максаты – татар милли, заманча костюмнарын популярлаштыру.
Сүз уңаеннан: быел «Печән базары» фестиваленә ун ел була. Аны оештыручыларның берсе булган Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, фестиваль нәкъ менә көндәлек тормышта татар киемнәрен популярлаштыру максатыннан уздырыла башлаган.
– Аның төп шарты – катнашучылар татар костюмыннан килергә яки киемендә берәр милли элемент булырга тиеш иде. Аннары ярминкә оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Шуның белән ул шарт күләгәдә калды. Быел исә бу темага кире әйләнеп кайтырга булдык, – диде ул.
Комментарийлар