16+

«Пироглар пешерүдән кергән акчаны җыеп машина алдым»

Уңган-булган, аш-суга оста Ләйсән Җамалиеваны Питрәч районында күпләр белә. 

«Пироглар пешерүдән кергән акчаны җыеп машина алдым»

Уңган-булган, аш-суга оста Ләйсән Җамалиеваны Питрәч районында күпләр белә. 

Шәле авылы кызының кулыннан килмәгән ризык төре юк. Ул пешергән ит бәлеше исе бөтен урамга тарала, күрше-күләннең төшенә дә керәдер, мөгаен. 
Миннәфә апаның уңганлыгы оныгына да күчкән дип сөйлиләр биредә. Ләйсән Җамалиеваның дәү әнисе дә заманында туй өстәлләренә ризыклар әзерләшеп йөргән. Хәзер оныгы да заказга пешереп, Питрәч һәм тирә-як авылларны тәмле ашлар белән тәэмин итә Ләйсән. Казанга да җилдереп кенә барып кайта. Эшләгән акчасына алынган яңа “Фольксваген Поло” машинасының тик торганы юк.

Ләйсән Миннәфә әбисеннән ризык әзерләү серләренә төшенеп кала алмаган. Дәү әнисе якты дөньядан киткәндә, ул нибары 5нче сыйныфта гына укый. Әмма аңына сеңмәгән булса да, канына сеңгән, күрәсең. Кыз өлкән сыйныфларда укыганда, әнисенең кулыннан эш китә. Ләйсән аш-су бүлмәсендә төп хуҗабикәгә әйләнә. 

Күңеле әкрен-әкрен генә камыр ризыкларын пешерүгә тарта башлый. Ләйсән интернеттагы рецептларны сыный да алараны үзенә җайлаштырып үзгәртә. Ризыклары уңмаган чаклары да була баштарак. Әмма биюче бии-бии остарган кебек, ул да тора-бара шомарып бетә. «Ризыгым һәрчак уңа, шөкер. Иң мөһиме – бисмиллаңны әйтеп, күңел җылыңны биреп пешерү», – ди ул.

Белеме буенча Ләйсән хисапчы, Казанның кооператив техникумын тәмамлаган. Хәзерге вакытта «Татнефть»тә оператор булып эшли. Ә заказга тәм-томнар пешерүне яраткан хобби дип атый. Төп эшендә бер көн һәм бер төн эшләп кайтканнан соң, 2-3 көн ял итә ул. Менә шул көннәрен берсен дә бушка уздырмый. Аның «фирменный» бәлешенә даими заказ бирүчеләр дә бар инде. Бизнесы да шул бәлештән башланган.

Иң башта Ләйсән татарның өстәл түренә куела торган милли ризыгын туган-тумачаларының туган көннәренә пешергән. Авызда эреп киткән тел йотарлык һәм күз явын алырлык бәлешне барчасы да мактый-мактый ашый. Заказга пешерергә дә якыннары канатландырган аны. Менә инде икенче елын ул аш-су бүлмәсендә «ял итә». Бүген ул заказга, бәлештән кала, өчпочмак, өлеш, самса, кыстыбый җәймәләре, пилмәннәр, медовиклар пешерә. Салат һәм роллыларга кадәр булдыра. Кем нәрсә сорый барысын да башкарып чыга ул. 

Авыл җирендә яшәп, барысына да ничек өлгерә диген син аны. Мал асрамасалар да, бакча эшләре бар. Шул ук авылда яшәгән әти-әниләренә дә булышырга вакыт табарга кирәк. Бәлеш өчен хәләл ит белән алар тәэмин итеп тора бит. Ирен һәм балаларын да игътибарсыз калдырырга ярамый. Хәер, кызлары инде үзләре дә бераз эшкә ярый башлаган. 8 яшьлек Гүзәл һәм 11 яшьлек Айсылу әнкәләренә бик теләп булыша – бергәләп пилмәннәр дә бөгә алар, олысы бәлешкә бәрәңгеләрен дә тураша. Тырышлыклары өчен аларга көн саен тәм-томнар эләгә.
– Теләк булганда, берсе дә кыен түгел. Салмак моңлы җырлар кабызып куям да, үз иркемдә рәхәтләнеп аш бүлмәсендә кайнашам. Пешерергә дә, ял итәргә дә вакыт кала, – ди Ләйсән.

Бүген Ләйсән заказга пешергән ризыкларының исәбе-хисабын белми дә. Көн дәвамында өлгермәсә, төннәрен дә пешерергә туры килә икән. Иң күбе – көнгә 6 бәлеш әзерләгәнем булды, ди. Хәзер Ләйсәнгә заказлар явып кына тора. Бер-берсеннән ишетеп, ул пешергәннәрне авыз итеп, мөрәҗәгать итәләр. Күңелеңне биреп эшләсәң, башка бер реклама кирәкми, ди Ләйсән.

Бәяләрен дә сораштым. 3-4 килограмлы бәлеш 2,5 мең сумга, 5-6 килограмлылары 3 мең сумга төшә икән. Төп эштә эшләгән һәм заказга пешерүдән кергән акчаны җыеп, Ләйсән яңа машина да алган әнә. Хәзер тагын бер хыялын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Анысын әлегә әйтмим, йә чынга ашмас, ди.  

Гүзәл Насыйбуллина.


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец! Сокланам тырыш кешелэргэ!

    Мөһим

    loading