16+

«Рәхмәт Наил абыйга!»

«Рәхмәт Наил абыйга!»

Әтнә районы Дусым авылы урамы буйлап барабыз. Юлларга асфальт түшәлгән, ике яклап ямь-яшел чирәм, койма башларыннан шау чәчәктә утырган шомырт агачлары үрелеп карап кала. Матур, бик матур. Авылларның урамнарындагы юллар төзек булса, йортлар да ничектер күркәмрәк булып китә. Халык үзе дә капка төпләрен чистартып, гөлләр, куаклар үстерә башлый. Моннан берничә ел элек Дусым авылында булырга туры килгән иде, ул вакытта юллар әллә ни мактанырлык түгел иде дип истә калган. Авыл халкыннан «Юлларыгызны кайчан салдыгыз, үзара салым акчасынамы, берәр программага эләктегезме?» - дип кызыксынам.

- Рәхмәт Наил абыйга! Безнең Наилебез бар!

Кемнән генә сорама, җавап бер булды. Республикада билгеле шәхес Наил Сабиров безнең редакциябезнең дә якын дусты, без аны күп еллардан бирле беләбез. Шуңа күрә аның турында әйтелгән яхшы сүз йөрәккә май булып ятты.

Наил абый Сабиров тумышы белән Дусымнан. Туган туфракны ничек итеп яратып була дигәндә, Наил абыйны өлге итеп күрсәтергә кирәктер. Аның яратуы - кайгыртучанлык, чын йөрәктән башкарылган бик күп игелекле эшләр. Үзе Арчада яшәсә дә, Дусымга даими кайтып, андагы бөтен эшләр белән кызыксынып, үзенең төпле киңәшләрен биреп тора. Иң мөһиме, әлбәттә, авылдашларының күңелләрендәге менә шундый эчкерсез рәхмәт, олы ихтирам булу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading