16+

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин: “Хатын-кызларга мәрхәмәтле булыйк”

Хатын-кызларыбыз алар – гаилә учагы, бәхетле булсыннар һәммәсе дә!

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин:  “Хатын-кызларга мәрхәмәтле булыйк”

Хатын-кызларыбыз алар – гаилә учагы, бәхетле булсыннар һәммәсе дә!

–Заманында Клара Цеткин белән Роза Люксенбург хатын-кызлар хокукларын яклап акция үткәргәндә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне сыйфатында гасырларга дәвам итәр, дип уйламаганнардыр да, мөгаен. 8 март минем өчен яз, гаилә, хатын-кызлар, әниләребез һәм әбиләребез бәйрәме ул. Әниебез Разия 30 ел шәфкать туташы булып эшләде, үзенең хезмәтенә бик җаваплы карады. Әниләребезнең күңеле киң, шунлыктан үзебез дә әниләребезгә тар күңелле булмыйк, аларга борчу тудырмыйк. Гаиләдә булсынмы, җәмгыятьтә булсынмы хатын-кызларга карата мәрхәмәтле булыйк. Хатын-кызлар никадәр генә мөстәкыйль һәм көчле булып күренергә тырышсалар да, алар барыбер дә, ир-ат таянычына мохтаҗ.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында гаиләне, аналарны кайгыртуны алгы планга куеп, яңа илкүләм программалар игълан итте. Бу программаларны ихластан хуплыйм. Хатын-кызларыбыз алар – гаилә учагы, бәхетле булсыннар һәммәсе дә!

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading