16+

Россиядә тагын 5 илкүләм программа старт алачак

Президент Владимир Путин 29 февральдә Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән чыкты.

Россиядә тагын 5 илкүләм программа старт алачак

Президент Владимир Путин 29 февральдә Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юллама белән чыкты.

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта “Волга” экспертлар клубының чираттагы утырышында ил әйдаманы чыгышында яңгыраган әһәмиятле тезислар хакында фикер алышу булды.

Балалар – илнең киләчәге

– Илнең киләчәген, балаларның язмышын кайгыртып төзелгән Юллама бу. Гаиләне, күп балалы гаиләләрне яклау, гомер озынлыгын күтәрү һәм өлкәннәрне кайгырту алгы планга куелды. Гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр озайтылды. Күп балалы гаилә Россия өчен гадәти күренешкә әверелергә тиеш. Ана кеше буларак, укучы балалар өчен сөендем. Укучы үз теләге буенча бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшыра алачак. Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру турындагы сүзләре дә куандырды,-диде Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Яңа программалар

– Россия Президенты Владимир Путин илебездә “Гаилә”, “Россия яшьләре”, “Озын һәм актив тормыш”, “Кадрлар” һәм “Мәгълүматлы икътисад” илкүләм проектлары башланачагын белдерде. Иң мөһиме – әлеге проектлар финанс яктан ныгытылган,-диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин.

“Гаилә” илкүләм проекты балалы гаиләләргә ярдәмне һәм тормыш шартларын яхшыртуны күздә тота. Бала туу илкүләм күрсәткечләрдән түбәнрәк булган төбәкләргә, бала тууны җанландыру максатында, федераль бюджеттан акча күчереләчәк. Гаилә ипотекасы һәм ана капиталы программасы 2030 елга кадәр озайтыла.

“Озын һәм актив тормыш” илкүләм проекты авыл җирлекләрендә, шулай ук гомер озынлыгы кыска булган төбәкләрдә яшәүчеләрнең гомер озынлыгын күтәрүгә юнәлтелгән. Йөрәк-кан тамырлары, онкология, диабет авыруларына каршы чаралар буенча федераль проектлар дәвам итә.

“Россия яшьләре” проекты киләчәкне күздә тотып, яшьләргә булышлыкны максат итеп куя.

“Кадрлар” проекты икътисадта белгечләр кытлыгы мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелгән. Илдә 2028 елга кадәр югары технологияле тармакларга 1 миллион чамасында эшче белгечләр әзерләү бурычы тора. Уку йортлары белән эш бирүчеләр, ягъни, предприятиеләр  багланышлары тагын да ныгытылачак. Барлык мәктәпләрдә һөнәри белем системасы җәелдереләчәк.

“Мәгълүматлы икътисад” проекты илнең барлык әһәмиятле икътисад тармакларын һәм социаль өлкәне цифрлы нигезләргә корырга ярдәм итәчәк. Цифрлаштыруга 700 миллиард сум билгеләнгән.

Хәрбиләргә ярдәм

– Президент әйткәнчә, 2024 елның 1 мартыннан башлап, махсус хәрби операция ветераннары, шулай ук операциядә хәзер дә катнашучы солдатлар белән офицерлар “Геройлар вакыты” (“Время героев”) кадрлар программасының беренче уку агымына гаризалар тапшыра ала. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр илебезнең “элита”сын тәшкил итәчәк. Президент Владимир Путин үзенең чыгышында “Халык Фронты” иҗтимагый хәрәкәтен мактау сүзләре белән телгә алды. Бу безнең эшебезгә олы бәяләмә. “Халык Фронты” башлангычында махсус хәрби операциядә катнашучыларга 10 миллиард сум акча җыеп тапшырдык,-диде Бөтенроссия “Халык Фронты”ның Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.

Казан федераль университеты профессоры Мария Ефлова белән Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эшләү буенча директоры Кирилл Родин үзләренең чыгышларында Президент Владимир Путинның илнең фәнни-технологик мөстәкыйльлегенә ирешү, яшьләрне һәм күп балалы гаиләләрне кайгырту турындагы сүзләрен хуплап кабул иткәнлекләрен әйттеләр.

Авылларга игътибар

– Юлламада авыл хуҗалыгына ярдәм турында әйтелдеме?-дип, әңгәмәдә катнашучыларга “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

–Президент илебезнең авыл җирлекләрен үстерү буенча бурычлар куйды. Авылларда, шулай ук районнарны тоташтыра торган юллар төзеләчәк. Авылларда кече икътисад җанландырылачак. Авыл укытучысына, фельдшерына, мәдәният хезмәткәренә ярдәм чаралары каралган. Татарстанда ел саен дистәләп фельдшер-аккушер пунктлары сафка бастырыла,-дип җавап бирде министр Эльмира Зарипова.

– Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын шәһәрнекенә якынайту буенча зур тырышлык куйды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та әлеге сәясәтне үткәрә, авылларда сәнәгать корылмалары һәм социаль учреждениеләр төзелә һәм төзекләндерелә. Төбәкләрнең кредит бурычларын гамәлдән чыгару да төбәкләрнең икътисади тернәкләнүенә файда итәчәк,-дип җавапны тулыландырды депутат Айдар Метшин.

“Волга” экспертлар клубында фикер алышуда катнашкан дәүләт хакимияте, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасының “һәр кешегә мөрәҗәгать ителгәнлеген һәм һәр кешенең тормышын яхшыртуны максат итеп куйганлыгын” искәрттеләр.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading