16+

Рөхсәтсез урында салют аттыручыларны нинди җаваплылык көтә?

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника белән сак кулланырга киңәш ителә.

Рөхсәтсез урында салют аттыручыларны нинди җаваплылык көтә?

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника белән сак кулланырга киңәш ителә.

— Яңа ел – һәркемнең зарыгып көтеп ала торган бәйрәме. Ләкин нәкъ менә бу чорда, янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны күбәя. Уртача алганда, янгын чыгу очраклары 35 процентка арта. 2023 ел башыннан 20 декабрьгә кадәр Татарстанда 4 780 янгын чыгу очрагы теркәлгән -узган елның шул ук чорына караганда 1,24% ка кимрәк, — дип белдерде Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин.

Спикер билгеләп узганча, янгын чыгуның сәбәпләре күптөрле – кемдер электр җиһазларыннан, кемдер газдан тиешенчә кулланмый. Шуңа өстәп, пиротехника белән шаяручылар да күбәя.

— 25 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә булачак. Пиротехниканы куллануга чикләүләр бәйрәмнәр чорына кертелә һәм 2024 елның 8 нче гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда янгынга каршы көчәйтелгән режим чорында пиротехник эшләнмәләрдән тиешсез урыннарда кулланучыларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк. Мондыйлар фаш ителгән очракта, алар административ җаваплылыкка тартылачак. Ә әгәр дә, тиешсез урында кулланучы, башка берәүгә зыян салса, җинаять эше үк ачылырга мөмкин, - дип белдерде ул.
Тыелган урыннар исемлеге түбәндәгечә: сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектларына 1000, торак-коммуналь хуҗалыклар, авыл хуҗалыкларына 300 метрдан да якын килергә ярамый. Бу уңайдан, республиканың һәр районында пиротехникадан кулланырга рөхсәт ителәчәк мәйдан билгеләнергә тиеш. Пиротехниканы тиешсез урында кулланган өчен түләнәчәк штраф күләмнәренә килгәндә, ул физик затлар өчен – 5-15 мең сум, җитәкче вазыйфасын үтәүчеләргә 20-30, юридик затларга 300-500 мең сум күләмдә каралган.

Сак бул: пиротехника!
Пиротехника кулланучылар нәрсәләрне истә тотарга тиеш?
– Фейерверк өчен идеаль урын – зур ачык мәйданчык, ишегалды, сквер.
– 100 метр радиуста янгын куркынычы булган объектлар, автомашиналар, агач сарайлар яки гаражлар булырга тиеш түгел - аларны торак йортлар һәм башка корылмалар белән янәшә куллану катгый тыела.

Катгый рәвештә тыела:
– җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда куллану;
– хәвефле зонада (кешеләр, хайваннар, янучан материаллар, агачлар, биналар, торак корылмалары, электрон җайланмалар булган) пиротехника шартлатырга;
– салютларны кулдан очыру (хлопушка, бенгаль утлары, фонтаннарның кайбер төрләреннән тыш) һәм алар очырганнан соң 2 минут эчендә эшләнмәләргә якын килү;
– эшләнмәнең өстенә иелү;
– файдалану срогы узган я зарарланган эшләнмәне куллану;
– ябык биналарда, фатирларда, офисларда пиротехника куллану (ябык биналарда куллануга рөхсәт ителгәннәреннән тыш), шулай ук салют җибәрү;
– балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә куллану;
– балигъ булмаганнарга пиротехник эшләнмәләр сату;
– юеш эшләнмәләрне җылыту батареяларында, җылыткычларда һ. б. киптерү.
Пиротехник эшләнмәне сайлау:
– Кулдан ясалган пиротехника эшләнмәләрен кулланмагыз.
– Сертификатын, инструкциясен, яраклылык срогын тикшерегез.

Пиротехника калдыкларын утильләштерү:
– Кулланылган пиротехниканы, суда 24 сәгать дәвамында тотканнан соң, көнкүреш калдыклары белән утильләштерегә кирәк.
Пиротехника эшләмәгән очракта түбәндәгеләр таләп ителә:
– Кимендә 10 минут көтәргә.
– Әгәр дә фитиль янган икән, аны кабат яндырырга тырышу тыела.
Яңа ел бәйрәмнәре гаиләләрегезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз.

Лилия Гайнуллина
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading