16+

Сак булыгыз: алдаучылар һәм талаучылар янәшәдә генә...

Халыкның хәбәрдарсызлыгыннан һәм битарафлыгыннан файдаланып, кайбер оешмалар һәм сәүдә челтәрләре кулланучыларны рәхәтләндереп алдый.

Сак булыгыз: алдаучылар һәм талаучылар янәшәдә генә...

Халыкның хәбәрдарсызлыгыннан һәм битарафлыгыннан файдаланып, кайбер оешмалар һәм сәүдә челтәрләре кулланучыларны рәхәтләндереп алдый.

“Кара исемлек”
Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов сөйләгәнчә, быел татарстанлылардан 342 шикаять кергән. 
- Тикшерүләр барышында шикаятьләрдә күрсәтелгәннәрнең 62 процентында канун бозулар расланды. Белә торып алдашу юлына баскан оешмаларга карата 13 эш кузгатылды. Мәсәлән, бер оешма Казанның Оренбург трактындагы тулай торакны билгеләнгән бәяләрдән күпкә арзан чыгымнар тотып, аннан-моннан гына “төзекләндереп” чыккан. Мондый оешмалар “кара исмелек”кә теркәп куела. Алар икенче мәртәбә муниципаль заказларны үтәүгә җәлеп ителмәскә дә мөмкин, - диде Алмаз Яфизов.

Талап та күрсәтәләр авыл халкын
Торак-коммуналь хуҗалык тармагында кануннарны бозу очраклары ешрак күзәтелә.
- Социаль газлаштыруда, ягъни йорт кишәрлегенә кадәр газүткәргечләр сузуда килешү вакыты сакланмый. Кешеләр күрсәтелгән вакыттан соң да айлар буена эш башкарылганны көтәргә мәҗбүр. Азнакай районында юынтык (канализация) суларны суырту һәм алып китү бәяләренең номативлардагы чикләрен сакламаганнар. Түбән Кама шәһәрендә кайнар су җибәрү вакыты берничә мәртәбә үтәлмәгән. Төбәк операторы, мәсәлән, Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч районнарындагы авылларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын туплау шартлары оештырмаган, ә чүпне чыгарган өчен түләүләр куйган. Буа районындагы Чуваш-Кищак авыл җирлеге шикаяте буенча авылда алып барылган юл төзелеше сыйфаты тикшерелде. “Дорсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең юл төзелешендә килешүдә каралган М600 маркасындагы вак таш урынына арзанрак бәяләрдәге М400 һәм М300 маркаларындагы вак таш кулланганлыгы ачыкланды, - диде Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь.

Телефон эчендәге “пиратлар”
Идарә җитәкчесе урынбасары Венера Чернова электрон элемтә чаралары аша шәхси компьютерга яки кәрәзле телефонга килгән реклама сыйфатындагы хәбәрләргә карата сак булырга чакырды. 
- Кайбер банклар һәм элемтә операторлары смс-хәбәр җибәреп яки шалтыратып, кешегә мәҗбүриләп диярлек хезмәт күрсәтү тагалар. Мондый мәҗбүриләү булырга тиеш түгел. Банклар яки операторлар андый һәр шалтырату яки смс-хәбәр җибәргәне өчен 100 мең сум штрафка тартыла. Бер хатын-кыз кәрәзле телефонында 1 миллион сум кредит алырга ризалыгын белдереп, күрсәтелгән ноктага баскан. Ләкин смс-хәбәрдә кредитка 700 мең сум иминият “койрыгы” да өстәлгәнлеге белгертелмәгән була. Әлеге хатын-кыз безнең идарәгә мөрәҗәгать иткәнән соң, 700 мең сум иминият өлеше гамәлдән чыгарылды, - диде Венера Чернова.

Автосалоннар, шулай ук кече финанс учреждениеләре исеменнән куелган ымсындыргыч реклама хәбәрләренә дә тулысынча ышанмагыз, адымнарыгызны тикшереп-белешеп ясагыз.
- Телевидение каналларында “Федераль закон буенча 5 елга бер мәртәбә сез кредит бурычларын гамәлдән чыгара аласыз” дигән текст әйтелә. Кешедә “бурычлардан ансат кына котылып була икән” дигән ялгыш фикер туа. Банкротлык турындагы законда язылганча, кеше “банкрот” дип табылган очракта да, кредит бурычларын түләүдән азат ителми, - дип кисәтте Венера Чернова.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading