16+

Социаль ипотека йортында фатирларны мебель белән бергә тапшырачаклар

Татарстанда социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән бер йортта фатирларны мебель белән бергә тапшырачаклар.

Социаль ипотека йортында фатирларны мебель белән бергә тапшырачаклар

Татарстанда социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән бер йортта фатирларны мебель белән бергә тапшырачаклар.

Фатирга ремонт ясап, мебельләр алып йөрисе дә юк. Кер дә яши башла!    Татарстан Дәүләт торак фонды матбугат үзәге “ШК”га хәбәр иткәнчә, быел куллануга тапшырылачак биш йортның берсенә ремонт кына ясалып калмыйча, кухня гарнитуры һәм техника да урнаштырылган. 72 гаилә шундый әзер фатирлы булачак.

Аерым алганда, кухняга савыт-саба юу машинасы, электр панель һәм шкаф, ике камералы суыткыч куелган. Моннан тыш, бәдрәф һәм ванна бүлмәләренә плитә ябыштырылган. Башка йортларда дымланмый торган буяу кулланылса, бу йорттагы диварларга ачык төстәге керамик плитә ябыштырылып куелган. Ваннага экран, раковина астына тумба, унитаз белән җиһазландырылган.

“Салават күпере” микрорайонында урнашкан әлеге йорт инде төзелеп беткән, хәзерге вакытта Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе тикшерүен үтә. Андагы фатирларга әлегә конкурс үткәрелмәгән. Бәясенә килгәндә, аның квадрат метры якныча 92-95 мең сум булачак.

Чагыштыру өчен: башка йортларда ул 88 мең сумны тәшкил итә. Социаль ипотека программасы нигезендә сафка бастырылган йортларның барысы да заман таләпләрен истә тотып эшләнгән. Ишегалларында машиналар тормаячак, ял итү зоналары, уеннар мәйданчыклары төзелгән.

Фатирларда янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе счетчиклары куелган. Алардагы мәгълүматны автомат рәвештә читтән торып исәпләп була. Җылылыкны көйләү мөмкинлеге дә бар. Болар барысы да “Торак һәм шәһәр тирәлеге” илкүләм проекты кысаларында эшләнә.

Әлеге проектка старт 2019 елда Россия Президенты Влдимир Путин инициативасы нигезендә бирелгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading