16+

Сарымсакны кышка саклауның 2 ысулы

Сарымсакны кышка саклауның гадәти булмаган ысулын тәкъдим итәбез.

Сарымсакны кышка саклауның 2 ысулы

Сарымсакны кышка саклауның гадәти булмаган ысулын тәкъдим итәбез.

Бу маринадлау һәм тозлау. Маринадлау өчен ваграк, ә тозларга эре башларны сайлау кулай. Иң мөһиме сарымсак әле яңа җыелган һәм нык булсын!

1. Маринадланган сарымсак.

Кирәк булачак: 250-300 гр сарымсак, 25 гр тоз, 25 гр шикәр комы, 2 түгәрәк борыч, 2 канәфер, 9 процентлы 2 чәй кашыгы аш серкәсе.

Маринадлау өчен зур булмаган сарымсаклар алына. Диаметры 3 см. га кадәр булса әйбәт. Сарымсакның тышкы катламын салдырырга. Тамырын һәм сабагын кисәргә. (Сабак өлешен 1 см чамасы калдырырга мөмкин). Сарымсакны яхшылап юарга.

Чиста сарымсакны 0,5 л банкага тутырырга. Борыч, канәфер өстәргә, борыч салырга. Банкага сап-салкын кайнамаган су салырга һәм капкач ябып, бер тәүлек аш бүлмәсендә тотарга.
Икенче көнгә рассолны кәстрүлгә бушатып, кайнатып чыгарырга.

Һәр банкага 2 чәй кашыгы аш серкәсе өстәп, кайнап торган рассолны агызырга. Шуннан соң капкач белән ябарга. Банкалар суынганнан соң салкын урынга куярга.
Маринадланган сарымсакны якынча ике айдан ашарга ярый.

чеснок. фото ТИ

2.Тозлы сарымсак

Сарымсакны тозлар өчен 1,5 кг сарымсак, 2 л су, 4 аш кашыгы тоз алына. Тозлау өчен эре сарымсакларны сайларга. Тышкы катламын чистартырга. Астагы 1-2 катлам юка кабыкны гына калдырырга. Яхшылап юарга. Аннан соң 2 литр салкын суда 4 аш кашыгы тозны эретергә.

Сарымсакны 3 литрлы банкага тутырырга. Әзерләнгән рассолны сарымсак өстенә агызып, капрон капкач белән капларга.

Аннан соң җылы урынга куеп, 1-1,5 ай тотарга. Сарымсак әчи башлаячак. Тиешле вакыт үткәннән соң рассолны түгәргә, сарымсакларны яхшылап юарга. Яңа рассолны 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз исәбеннән ясарга.

Сарымсакка яңа рассол агызып, банкага капкач ябып, салкын урында сакларга. Сарымсакка яңа рассол агызып, банкага капкач ябып, салкын урында сакларга.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading