Дүрт ел рәттән - 2008 елдан алып 2011 елга кадәр башкалада уздырылган фестиваль Универсиададан соң туктатыла бит. Казан мэриясенең “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты кысаларында федераль грант отуы, чараны яңадан оештырырга мөмкинлек бирә. Фестиваль исеме үзгәрешсез калса да, бүген инде ул элеккесен кабатламый, заман шартларына, яңа тенденцияләргә юнәлеш алып, ул башка төрле яңгыраш алачак. Казанлылар өчен бу үзләре белгән музыканталар чыгышлары белән ләззәтләнү генә түгел, моңа кадәр таныш булмаган башкаручылар, үзләре өчен ят булган музыканы ишетү мөмкинлеге дә.
Тамашачылар алдында "Кино" рок-төркеме, Петр Налич, The Hatters, Therr Maitz, Антоха МС, Алексей Архиповский, Найк Борзов, OYME, "Космонавтов нет", Хуун Хуур Ту чыгыш ясаячак. Шулай ук сәхнәгә Мали музыканты Vieux Farka Tour, Бразилиядән джаз-фанк башкаручы João Selva, Һиндстаннан Rehmat-e-Nusrat фольклор коллективы, афро-соул башкаручы Nomfusi, Армениядән дудукист һәм композитор Дживан Гаспарян-кече һәм башкалар чыгачак.
Фестиваль өчен татар телендә махсус музыкаль өлеш тә әзерләнгән. Яңа программаны Артур Исламов, Juna һәм Gauga тәкъдим итәчәк. Шулай ук Казан "The Road" рок мәктәбе шәкертләре чыгыш ясаячак. Фестивальне Валерий Марьянов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак.
Комментарийлар